10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Районда 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлде
Ел башыннан алып бүгенге көнгәчә район территориясендә 45 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 68 кеше тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләр санын киметү максатыннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе атна саен комплекслы кисәтү чаралары үткәрә. Узган атнада - 7, 8, 9 октябрь көннәрендә кичке якта үткәрелгән рейдлар барышында район территориясендә исерек...
-
Зур Нөркәй урта мәктәбе ата-аналарны җыйды
Зур Нөркәй урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Анда җәза үтәтү инспекциясенең район бүлеге начальнигы Мөнир Шакиров, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Руслан Сәетов һәм психологик-педагогик, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе - психолог Венера Галәлиева катнаштылар. Мөнир Шакиров яшүсмерләрнең хөкемгә тартылу очраклары турында сөйләде, 2016 елгы җинаятьчелеккә анализ ясады, профилактика чаралары...
-
Саклаубаш урта мәктәбе укучылары изгелекне кояш нурына тиңлиләр
Саклаубаш урта мәктәбендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Энҗе Сафина башлангыч класс укучылары өчен технология фәне белән берләштерелгән класс сәгате уздырды. Чараның беренче өлешендә укучылар белән "Изгелек - кояш нурына тиң" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Икенче өлешендә балалар гаиләдәге әби-бабайларына бүләк ясадылар.
-
Сарман гимназиясе ярминкәләрдә актив катнаша
Сарман гимназиясе район һәм республика күләмендә үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнашып килә. Быел ул иң элек Казан шәһәрендә үткәрелгән руспублика ярминкәсендә катнашкан булса, узган атнада исә Җәлил эшчеләр бистәсендәге ярминкәдә дә катнашырга өлгерде. Укытучылар бик теләп үзләре үстергән яшелчәләрне тәкъдим иттеләр. Пешкән әйберләр һәм кул эшләрен сатуда да...
-
Җәлил беренче мәктәбе укучылары “Тамырлар” фонды директоры белән очраштылар
4 нче октябрьдә Җәлил поселогының 1 нче мәктәбендә Әлмәт шәһәреннән килгән кунак - "Тамырлар" фонды директоры Туйкин Марат Нур улы белән очрашу булды. Укучыларыбыз бу фондның архив материалларын, кабер ташларындагы язуларны өйрәнеп, шәҗәрәләр төзүе, авыллар тарихы турында китаплар чыгаруы турында бирелеп тыңладылар, аларның кайбер үрнәкләре белән дә таныштылар. Соңыннан үзләре...
-
“Ләйсән” балалар бакчасында “Көзге фантазия” оештырылды
Һәр елны укулар башлану белән, район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасында "Көз" бәйрәме билгеләп үтелә. Быел да икенче кечкенә ясле төркемендә "Көзге фантазия " дигән күргәзмә әзерләнде. Композицияләр әзерләүдә бик теләп әти-әниләр ярдәм иттеләр, балалар белән берлектә яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән, чәчәкләрдән төрле әйберләр ясадылар. Фантазияләрен кулланып оста итеп иҗат иткән эшләнмәләре өчен...
-
Район башлыгы Мәдинә апаны 90 яше белән котлады
Иске Кәшер авылында гомер кичерүче Әхмәдуллина Мәдинә Шәймәрдан кызына 90 яшь тулды. - Туганда ук, кадерле бала булып туганмын. Җиденче бала булсам да, мин тугач, әткәй сарык алып кайтып суйган. Күп авырлыклар күреп үссәк тә, Аллага шөкер, бик бәхетле картлык кичерәм. Балаларым да, киленнәрем дә бик әйбәтләр, күпме яшәсәм дә...
-
Район Советында чираттагы киңәшмә үткәрелде
Бүген район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең беренчесе - салымнар буенча әҗәтләрне киметү, 2015 ел өчен салымнар түләү турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады. ТР Хәрбия комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов Хәрби хезмәткә чакыру буенча бурычлар һәм...
-
Иске Имән җирлеге ярминкәгә үз өлешен кертте
Иске Имән авыл җирлеге Җәлил бистәсендә узган ярминкәдә үзләренең продукциясен тәкъдим итте.
-
Иске Кәшер мәктәбе укытучылары бәйрәм сәяхәтендә булып кайттылар
Иске Кәшер урта мәктәбендә Укытучылар көне бик үзенчәлекле итеп үткәрелде. Укытучылар, «поездга утырып», класслар буйлап бәйрәм сәяхәтенә чыктылар. Аларны һәр класста укучылар карыш алдылар, бәйрәм белән котладылар. Укучылар пешергән торт та, слайд-шоу белән укытучылар гороскопын күрсәтү дә, кызыклы сюрпризлар да булды. Алар һәр укытучының күңеленә хуш килде. Дәресләрдән соң мәктәпкә...