10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Район участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда сайлау башланды
Бүген, 10 сентябрь көнне, участок сайлау комиссияләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын вакытыннан алда сайлау башланды. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Вакытыннан алдан сайлау өчен сез үзегезнең участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук бу турыда мәгълүматны безнең газета битләреннән алып була. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар Дәүләт Советына...
-
Сарман районында куркынычсызлык айлыгы бара
Уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәйге каникуллар дәверендә онытылган янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә аек акыл белән эш итүне искә төшерү максатыннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелә. Айлыкта җитәкчеләр, укытучылар һәм...
-
Сарман районы картинг буенча соңгы биш ел эчендә иң югары күрсәткечләргә ия булды
6-7 сентябрь көннәрендә Саба районы Лесхоз поселогының "Маяк" картодромында егетләр арасында картинг буенча XII Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән булган егетләр "Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б" һәм "Honda GX 200" классларында көч сынаштылар. "Стриж" һәм "Пилот" классларында - 8-15, "Honda GX 200" классында - 10-15, "125-А" классында...
-
Сарманлылар иң яхшы участковыйны сайлыйлар
Бүген "Народный участковый" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы старт алды. Иң яхшы участковый интернетта тавыш бирү алымы белән сайлана. Участковыйларны сайлау 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр район дәрәҗәсендә була. Тавыш бирү өчен nar.police2013@yandex.ru адресына, участковыйның исем-фамилиясе-отчествосын һәм эшләгән урынын күрсәтеп, хат җибәрергә кирәк. Район участковыйлары исемлеге 38.mvd.ru сайтыннан рәсем файдаланылды.
-
Районның атна шәхесе – Эльдар Сабиров
Эльдар Сабиров Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде. Эльдар Равил улы 1981 елның 31 августында Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә туа. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын "Юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында тикшерүче булып эшли...
-
Районда бер гектардан алынган уртача уңыш – 23,4 центнер
Районда кыр эшләре дәвам итә. Бөртеклеләр 46357 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 87 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан алына торган уртача уңыш 23,4 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта язгы бодай суктыру бара. Ул 24042 гектарда игелгән иде, шуның 17200 гектары, ягъни 72 проценты җыелды. "Нөркәй", "Җәлил" агрофирмаларында рапсны теземнәргә салуга керештеләр....