10 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстан балаларына җәйге лагерьларга 54,8 меңнән артык түләүсез юлламалар бүленгән
Быел сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итә.
-
Карашай-Саклауда бергә озак еллар гомер кичерүче парлар тәбрикләнде
“Өлкән буын” җирле һәм “Ныклы гаилә” федераль партия проектларын тормышка ашыру кысаларында, 9 июль көнне “Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева белән берлектә күп еллар бергә гомер кичерүче парларны тәбрикләү тантанасын уздырды.
-
Хәләл-кафе пешекчеләре чит ил журналистларына татлы әзерләргә өйрәтте
Чит илләрдә популяр хәләл-кафе пешекчеләре мастер-класс үткәрде.
-
Сәетшиннар капка төбеннән һәркем елмаеп үтә
Ул – гөлләрне, гөлләр аны ярата .
-
Элвин Грей күпме хезмәт хакы алуын һәм нәрсә ашавын әйтә
Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) “Туган тел” телеканалына зур интервью биргән.
-
Әлмәтлегә сүгенгән өчен 20 мең сум штраф салганнар
Ул үз гаебен яртылаш кына таныган.
-
Казан югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачыла
Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк.
-
Татарстан президенты Фирдүс Тямаевка дәрәҗәле исем биргән +ВИДЕО
6 июль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
-
Россия Финанс министрлыгы 2019 елда бюджет чыгымнарын киметергә ниятли
Сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка, шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаю фаразлана.
-
Сез балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез?
Казанда әти-әни яңа туган балага Аргентина җыелма командасы футболчысы Лионель Месси хөрмәтенә исем кушкан. Бу хакта шәһәр мэриясе сайтында хәбәр иткәннәр. Билгеле булганча, танылган футболчы Казанда узган атнада булып китте. Дөнья чемпионаты кысасында “Казан-Арена”да Аргентина һәм Франция командалары көч сынашты. Лионель Месси хөрмәтенә ул яшәгән кунакханә каршысындагы бинага аның рәсемен дә төшерделәр. Кызганыч, Казанда спортчы җиңүгә ирешә алмады. Аның каравы Татарстан башкаласында нәни Лионель үсәчәк. Сез балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез?