10 июль 2017 яңалыклары
-
Карашай Саклау авыл җирлегендә велосипедчылар ярышты
8 июльдә Карашай Саклау авыл җирлегендә конкурс-уен программасы уздырылды. Ул "Велосипед, велосипед-иптәштән дә мөһимрәк юк!" дип исемләнде. Велосипед ярышларында авыл яшүсмерләре катнаштылар .Беренче урынны Илмир Мифтахов алды, икенче урында - Айгиз Вахитов, өченчедә - Айнур Мәхмүтов. Барысына да татлы бүләкләр тапшырылды. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән яшеллектән аш
Сезгә сыр белән яшеллектән аш рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен ике данә йомшак сыр, бер баш суган, бер кишер, яшеллек (тәм буенча), дүрт бәрәңге, зәйтүн мае, тәмләткечләр кирәк була. Кәстрүл белән су куйганнан соң, зәйтүн маенда суган һәм кишерне кыздырырга кирәк. Кызгач, аларны суга өстисе, шулай ук шакмаклап туралган бәрәңге,...
-
Район халкы "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша ала
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Район делегациясе Дзержинск шәһәрендә үткән Сабантуйда катнашты. Фоторепортаж
Сезгә Дзержинск шәһәрендә үткән Сабантуй бәйрәменнән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Анда район делегациясе дә катнашты.
-
Район делегациясе Дзержинск шәһәрендә үткән Сабантуйда катнашты
8 июльдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Дзержинск шәһәрендә үткән Сабантуйда катнашты.
-
Шәрләрәмә егетләре – иң оста балыкчылар!
Балыкчы көне кичә үтсә дә, безгә фотолар җибәрүчеләр бар. "Безнең Шәрләрәмә егетләре - иң оста балыкчылар!", - дип язды безгә Гөлнара Гыйләҗева.