10 июль 2015 яңалыклары
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Түбән Ләшәү һәм Ләшәү Тамак авыллары күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Ринат Дәүләтов Түбән Ләшәү һәм Ләшәү Тамак авылларының фотоларын җибәрде.
-
Районда хатын-кызлар арасында "Автоледи-2015" бәйгесе үтәчәк
Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе, Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе, район ДОСААФ бүлеге белән берлектә машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи-2015» бәйгесе үткәрә. Бәйгедә катнашучылар ике төрле сынау үтәчәкләр: 1) Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре; 2) Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү. Призлы урыннар һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк. Бәйге 20 июльдә аэропорт территориясендә үткәрелә, 09.00...
-
Районда кыр эшләре дәвам итә
Чүп үләннәренә каршы - 69300, зарарлы бөҗәкләргә каршы - 20600, төрле чирләргә каршы 16000 гектар мәйдан эшкәртелде. Хуҗалыкларда базларга 41100 тонна сенаж салынды, 10050 тонна печән әзерләнде. Көзге чәчү өчен 9500 гектарда чиста пар җирләре эшкәртелде.
-
Керпе "Сарман" газетасына язылырга килде
Без кичә "Сарман" газетасына икенче яртыеллыкка язылу мөмкинлеге турында хәбәр иткән идек, бүген язылырга килеп тә җиткәннәр. Әле кем килгән бит - керпе үзе. Аңа район тормышын белү шулкадәр кызык, ул газетаны шундук укый да башлады. Сез дә керпедән калышмагыз, район газетасына язылырга ашыгыгыз!