10 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарман Сабантуеннан фоторепортаж. Өченче өлеш
Беренче өлеш Икенче өлеш
-
Район балалар китапханәсендә "җәйге укулар" узды
Балаларны җәйге ялын күңелле оештыру максатыннан үзәк балалар китапханәсе 9 июньдә мәктәп яны лагерендә йөрүче балаларны "Китапханәдә җәйге укулар" исемле бәйрәмгә чакырды. Китапханәчеләр балалар белән бергә әкият иленә сәяхәт кылдылар, викторинада һәм төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Бәйрәм "Тукай әкиятләре", "Просто так", "Крошка Енот", "Пятачок" мультфильмнарын карау белән тәмамланды.
-
Сарманның гүзәл почмаклары күп
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар соңгы арада сирәк килә. Аңлап та була инде, кеше җәй көне бакчада, эштә, сессиядә булырга мөмкин. Шуңа күрә без конкурска үзебез дә өлеш кертергә булдык. Сезнең игътибарга - Сарман авылының төрле яктан күренешләре.
-
Сарманның Даулы болынын өлкәннәр өчен Сабантуйга чүпләрдән арындырдылар
14 июнь - шимбә көнне район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр өчен Сабантуй үткәрелә. Ул 10:00 сәгатьтә башланачак. Бүген өлкәннәр өчен Сабантуй алдыннан Даулы болынны чүпләрдән җыештырдылар. Анда төрле оешма хезмәткәрләре катнашты. Әйтеп үтәргә кирәк, аларның эше күп булды, чөнки чүп адым саен иде диярлек. Чистартуын чистарту белән, тик менә үзебез...
-
Районда терлекләр өчен яфраказык әзерләнә
Сабантуйлар алдыннан район хезмәтчәннәре терлекләр өчен витаминлы ризык - яфраказык әзерләргә керештеләр. Һәр оешмага план җиткерелде, җыелган яфраказык агрофирмаларга тапшырылып барыла. Район буенча бүгенге көндә 10 тонна яфраказык әзерләнде. Бүген дә Сарман район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре оешкан төстә тиз арада терлекләргә яфраказык әзерләделәр.
-
Сарман районында "Трактор-прицеп" операциясе уздырыла
Техосмотр үтмәгән үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм прицеплар күп очракта, тиешле таләпләрне бозып, эксплуатацияләнә һәм чамадан тыш куркынычлык чыганагы булып торалар. Юл һәлакәте, бәхетсезлек очракларының күбесе куркынычсыз эксплуатация таләпләренә туры килмәгән техника белән була. Бу юнәлештә контрольне көчәйтү максатыннан 9 июньнән 30 июньгә кадәр "Трактор-прицеп" операциясе уздырыла. Юл-патруль хезмәте инспекторлары кагыйдә...