10 март 2017 яңалыклары
-
Ял көннәрендә Сарманда явым-төшемнәр көтелми
Һава торышы прогнозлары буенча, ял көннәрендә Сарманда ул үзгәрмәячәк - төнлә һәм иртән -7-8 градус салкын булачак, көндезгә һәм кичкә җылытачак. Явым-төшемнәр көтелми, аяз булачак, күктә кояш "елмаячак".
-
Куҗак егете Раушан Нуриев, "Ак Барс" өчен "җан атарга" дип, Омскка юл тотты
Узган атнада без Куҗак авылыннан Раушан Нуриевның икетуган энесе Айрат Баһманов белән бергә Казанга "Ак Барс" - "Салават Юлаев" хоккей матчын карарга барулары турында хәбәр иткән идек. Бу юлы Раушан, "барс"лар өчен "җан атарга" дип, Омск шәһәренә юл тотты. - "Салават Юлаев"ны сериядә 4:1 исәбе белән җиңгәннән соң, "Ак Барс"...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез продуктларыннан пылау
Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 500 грамм; - диңгез продуктлары - 1 килограмм; - шампиньоннар - 8 данә; - кишер - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча; -...
-
Җәлилдә ветераннар язның матур бәйрәмен билгеләп үттеләр
Яз бәйрәме, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Җәлил бистәсенең ветераннар клубында бик күңелле итеп бәйрәм үткәреп алдык. Бу көннең җиллерәк, салкынчарак булып торуына да карамастан, җыр белән биюдән, төрле уеннардан клубыбыз гөрләп торды. Урамнан тальян тавышын ишетеп керүчеләр дә булды әле. Чөнки бу көнне урыс, татар җырлары дисеңме,...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсында катнашучылар иртәгә "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында мультфильм караячаклар
Дуслар! Вәгъдә иткәнебезчә, иртәгә, 11 мартта "Мин әнигә булышам" конкурсында катнашучылар өчен мультфильм карау оештырылачак. Сеанслар "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында үтәчәк, икесендә дә башлану вакыты бер үк - 14.00 сәгать. Керү бушлай булачак. Рәхим итегез!
-
Илексаз мәктәбе укучылары әбиләрне хөрмәтләделәр
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән кешелеккә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләр, дәү әниләр! Әбием! Әбекәй! Әби! Нинди ягымлы, нинди җылы сүзләр! Аны әйтү белән күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да,...