10 февраль 2020 яңалыклары
-
Фоторәсемнәрдә – кадерле мизгелләр
Хөрмәтле төркемдәшләр! Билгеле булганча, якташыбыз – мәшһүр җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга санаулы гына көннәр калып бара.
-
Марат Бибишевның район төзелешендә өлеше зур
Рәсәй Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Марат Шакир улы Бибишев кебек якташларыбыз белән без горурланабыз.
-
Легендар брендлар өчен тавыш бирәбез
2020 елда “Комсомольская правда” нәшрияты вәкиллеге тарафыннан “100 елга Татарстанның 100 легендар бренды” дигән проект тормышка ашырыла.
-
Райондышыбызга республика бүләге тапшырылды
Узган ел ахырында Россия пенсионерлар берлеге үзенең 25 еллык истәлекле датасын билгеләп үтте
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә балалар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар
Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару күнекмәләрен формалаштыру, чыдамлылык, җитезлек, көч, фикерләү кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итү, балаларның игътибарын спортның төрле төрләренә җәлеп итү максаты белән Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Сәламәтлек көне” оештырылды. Сәламәтлек көненә барлык укучылар җәлеп ителде.
-
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү дәвам итә
Районыбыз үзенең данлыклы ул һәм кызлары белән урынлы горурлана. Зур Нөркәй авылында туган, Рәсәй Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Марат Шакир улы Бибишев – шундыйларның берсе.
-
Гашыйклар көненә багышланган бәйгедә беренче катнашучыларыбыз - Айнур белән Лилия Сәетовлар
Гашыйклар көненә багышланган бәйгедә беренче катнашучыларыбыз - Айнур белән Лилия Сәетовлар
-
Шагыйрә Вәсимә Хәйруллина мәктәпкә кунакка килде
Карашай Саклау гомуми белем бирү мәктәбендә Чураш авылында яшәп иҗат итүче Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы Вәсимә Хәйруллинаның иҗатына багышланган кичә үтте.