9 декабрь 2017 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, сарманлылар.
Уйларыбыз чиста, эшләребез изге, сүзләребез мәгънәле булсын,дуслар! фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Сарманда геройларны искә алдылар
Бүген, 9 декабрь - Ватан геройлары көне. Шул уңайдан район үзәгендә илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар истәлегенә салынган мемориаль комплекс янында батырларны искә алу тантанасы үткәрелде. Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов әлеге көннең әһәмиятенә тукталды. Соңыннан тантанада катнашучы укучылар, әти-әниләр һәм башкалар...
-
Районда "Без - сәнгатьле халык" бәйгесенең гала-концерты булды
Кичә, 8 декабрь көнне, район мәдәният йортында "Без - сәнгатьле халык-III" бәйгесенең гала-концерты үткәрелде. Быел әлеге бәйге районның авыл җирлекләре арасында оештырылды. Бәйгедә район авылларында яшәүче иң оста җырчылар, биючеләр, нәфис сүзгә һәвәсләр үзара көч сынаштылар. Аларга 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Урыннар авыл җирлекләре арасында да билгеләнде....
-
Күрше районда кеше сөякләре табылган
Әлмәт районында 3 декабрь көнне кичке 3 ләр тулып килгәндә очраклы кешеләр Габдрахман авылы янында кеше сөякләренә тап булалар. Судмедэксперт билгеләвенчә, мәет ярты еллап биредә яткан. Полиция хезмәткәрләре аның кемлеген ачыклаганнан соң, ул җиргә иңдерү өчен туганнарына тапшырылачак. Мәетнең ир-ат җенесеннән булуы ачыкланган. фото һәм материал:https://vk.com/atannary алынды.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Шамсемухаметов Рузиль
Сарманнан Шамсемухаметов Рузиль. Этнең исеме Найс ,ул немец токымыннан.
-
Сарманлылар белеп торыгыз:кер сабыны - матурлык һәм сәламәтлек өчен бик файдалы
Пешкән урынга тиз арада юеш кер сабыны белән ышкысагыз, авырту һәм кызару тиз арада бетә.Галимнәр фикеренчә,гади кер сабыны матурлык һәм сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән. Фото: https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.