9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Бүген алдынгы терлекчеләрне бүләкләүнең чираттагысы узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова катнашындагы комиссия терлекчелек комплексларында, фермаларда булдылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Терлекчелек комплексларында "Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә: 1 урын - Валентина Дзененко ("Нөркәй"...
-
Сарманда районның яшь педагоглары белән түгәрәк өстәл үткәрелде
Бүген "Сарман" кинотеатрында районның яшь педагоглары белән "Ышанулы булырга өйрәнәбез" ("Учимся быть уверенными") дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Аны икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина алып барды. Яшь укытучылар алдында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район прокуроры Эльдар Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге...
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан класс сәгате узды
Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә 5-9 нчы сыйныфларда Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңладылды, укучыларга презентация күрсәтелде
-
Сарман егете Альберт Сәхәбетдинов Коръән укучылар бәйгесендә җиңде
Бүген тәүге тапкыр оештырылучы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "("хифз") һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең "Коръәнне матур итеп уку"...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары – коррупциягә каршы!
Кызганычка каршы бу тормышта ришвәтчелек кебек ямьсез күренешләр белән очрашырга туры килә. Намуслы, саф күңелле кеше моның белән һич тә килешә алмый. Кичә Зур Нөркәй мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары "Коррупциягә юк дибез" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Бу күңелсез күренешкә карата үз фикерләрен әйттеләр (төп фото). Шулай...
-
Сарманда инвалидлар арасында автоузыш үтте
Бүген, 9 декабрь көнне, инвалидлар арасында автоузыш үткәрелде. Алар иң элек теория буенча көч сынашсалар, соңыннан полигонда автомобиль йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә I урынга Илнур Ханнанов, II урынга - Рәсим Фәррахов, III урынга Рәмис Тимофеев лаек булды. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
Сарманда Ватан геройларын искә алдылар
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Сарман авылының үзәк ял паркында геройларны искә алдылар. Сарман урта мәктәбе һәм гимназияләре укучылары алдында Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Дени Ахмадов, Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук хәрби комиссариат, район мәгариф...
-
2017 елда отчет тапшыру һәм иминият взнослары түләү тәртибе
2017 елда отчет тапшыру һәм иминият взнослары түләү тәртибе 2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкарачак. Россия Пенсия фонды ирекле рәвештә иминият кертемнәре күчерүчеләр, пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре кертүчеләр белән идарә итүне дәвам...