9 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле, тыныч төннәр сезгә, дуслар!!!
Йокыларыгз тыныч, төшләрегез матур, төннәрегез хәерле булсын!
-
Көзләр җиткәч көннәр кыска, кояш сүрелгән күптән. Җан җылыгыз сүрелмәсен, хәерле кичләр белән!
Кичләрегез җылы, ашларыгыз тәмле, якыннарыгыз кырыгызда, күңелегез тыныч булсын, дуслар!
-
Полиция эшчәнлеге турында үз фикереңе белдер!
Җәмәгатьчелек фикере, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген бәяләгәндә, мөһим фактор булып тора. Гадел бәя ишетү өчен, иң элек халык ышанычын, ә инде аннан хөрмәтен дә яуларга кирәк. Республика эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында ( 16.мвд.рф) эчке эшләр бүлекләренең эшчәнлеге турында сораштыру урнаштырылган. Анда сез дә үз фикерегезне белдерә аласыз, хөрмәтле райондашлар!
-
Кичке ашка бер киңәш
Кичке ашка нәрсә әзерлим микән дип баш ватсагыз, менә сезгә бер киңәш, дуслар.
-
Бүген күп кенә танылган шәхесләр белән беррәттән безнең төркемдәшләр арасында да Туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне чын күңелдән гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Ә нинди шәхесләр туганын менә бу сылтамадан белә аласыз https://vk.com/pozdravik . Барыгызга да күңелле туган көннәр, бары тик сәламәтлек, мул тормыш, киләчәккә чынга ашырлык планнар телибез!
-
Сайтыбызда музыкаль тәнәфес, бераз ял итеп алыгыз, дуслар
-
Сарманның үзара салым акчаларын нинди максатларга тотачаклар
Сарман авыл җирлегендә үзарасалым (самообложение) җыю 2 ел дәвамында башкарылды. Аның унай яклары инде күз алдында: ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары, зиратлар төзекләндерелә, юллар салына, урам утлары сузыла. Быел да 19 ноябрь көнне референдум үткәреләчәк. Референдум, нәкъ башка сайлаулардагы кебек, сайлау участокларында утәчәк. Референдумда 18 яше тулган һәр кеше катнашырга...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, төркемдәшләр!
Төшке ашларыгыз тәмле, кәефләрегез яхшы, күңелләрегез тыныч булсын!
-
5 октябрь көнне Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Кадерле Укытучыларыбыз, Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез... Халык күңелендә Сезгә дигән Меңәрләгән чәчәк бәйләме. Әгәр аны алдыгызга куйсак, Булыр алар таулар кадәрле… Кояшны да бүләк итәр идек. Кояш биек, ә без кечкенә. Чәчәктән дә матур, назлы бүләк Тапмадык без бүген һич кенә.
-
6 октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә өлкәннәр көненә “Рәхмәт сезгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз”диеп аталган кичә узды
Кичәгә озак еллар шушы мәктәптә тырыш хезмәт куйган өлкән укытучыларыбыз килде. Алар үзләренең тормыш юлларын сөйләделәр, мәктәптә булган кызыклы очракларны искә төшерделәр. Укучылар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Мәктәп турында видеофильм карап киттеләр. Лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләребез арасында бик матур җырлаучыларыбыз да бар. Алар безне үзләренең җырлары белән куандырдылар.
-
7 октябрьда Азалак мәдәният йортында "Туган авылым-газиз җирем" исемле үзешчәннәр концерты күрсәтелде
-
Хәерле иртәләр, уңышлы эш атнасы, күтәренке кәеф, дуслар, барыгызга да!
Атналарыгыз уңышлы гына башланып, ахырына кадәр шулай дәвам итсен, төркемдәшләр. Йөргән юлларагыз имин, эшләрегез уң, күңелләрегез күтәренке булсын.