9 июнь 2016 яңалыклары
-
Район үзәк ял паркында Россия көне уңаеннан концерт оештырыла
Иртәгә, 10 июньдә, Россия көне уңаеннан район үзәк ял паркында концерт үтәчәк. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Сарман аграр көллиятендә үткән World Skills Russia 2017 чемпионатына сайлап алу турының I этабына нәтиҗә ясалды
Бүген Сарман аграр көллиятенең машина-трактор паркында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча World Skills Russia 2017 һөнәри осталык региональ чемпионатына сайлап алу турының I этабы үтүе турында без хәбәр иткән идек. Аның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Беренче урынны Казан дәүләт университетыннан Айсаф Бәдертдинов яулады (җитәкчесе - Илсур Сәлахов). Икенче урында...
-
Районда күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 13 йорт кертелгән
Районда быел күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программасына унөч йорт кертелгән. Шуларның тугызында эшләр бара, ә икесендә, берсе -Җәлилдә, берсе - Сарманда инде төгәлләнгән. Төзекләндереләсе йортларның алтысы - Җәлилдә, җидесе Сарманда урнашкан. Аларның барысының да фасадлары, тугызының түбәләре ремонтланачак. Барлык эшләр өчен 33194873,72 сум акча каралган. Шуның 20607850,59 сумы - түбәләр...
-
Илексаз мәктәбе укучысы Аида Байхуҗина "Финанс грамоталылыгы – уңышлы киләчәк башы" конкурсында икенче булды
Илексаз мәктәбендә укучыларның сәләтен үстерүгә зур көч куялар: балаларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашалар, олимпиадаларда үз көчләрен сыныйлар, төрле чараларда активлыкларын күрсәтәләр. Сүзем "Финанс грамоталылыгы - уңышлы киләчәк башы" исемле конкурс турында бара. 8 нче сыйныфта укучы кызым Аида: "Әни, мин сочинениеләр конкурсында катнашам әле", дигәч, мин башта игътибар итмәгән идем. Ә...
-
Район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары соңгы төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары соңгы төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар - география, тарих, биология һәм физика фәннәреннән. Аннары 15, 17 һәм 21 июньдә резерв көннәре каралган.
-
Сарман аграр көллияте базасында World Skills Russia 2017 чемпионатына сайлап алу турының I этабы үтә
Бүген Сарман аграр көллиятенең машина-трактор паркында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенция буенча World Skills Russia 2017 һөнәри осталык региональ чемпионатына сайлап алу турының I этабы үтә. Анда 56 егет катнаша. Алар өч модульдә көч сынашалар. Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укыгыз. Сарман аграр көллияте данын Нияз Батыргәрәев... ...һәм Рөстәм Юлдашев...
-
Иҗатташ дустыбыз Альберт Борһанов Халыкара дуслар көне уңаеннан сәлам юллый
Искәрткәнебезчә, бүген - Халыкара дуслар көне. Шул уңайдан безгә археолог, Сарман районы территориясендә казу эшләренә алынган иҗатташ дустыбыз Альберт Борһанов җырлар аша сәлам юллады.
-
Районда чын дуслар бер-берсен котлыйлар
9 июнь - Халыкара дуслар көне. Ул, нәрсәгә булса да карамастан, дусларга аларның безнең өчен нинди мөһим булулары турында искәртергә үткәрелә. Кемнәрдер өчен бу бәйрәм күптән элемтәдә булмаган дуслары белән аралашуны яңартырга, бергә җыелышып, истәлекләр белән уртаклашырга ярдәм итә. Без сезне бу бәйрәм белән котлыйбыз, чын, тугры дусларыгыз булуын телибез!
-
Район китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә. Аңа район китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина да кушылды. - "Сарман" газетасына мин үзем һәрдаим язылам. Икенче яртыеллыкка акция башланганчы ук язылып куйдым, ә акция кысаларында якыннарымны яздырдым. Шуны да әйтәсе килә, китапханәләр районыбызның мәгълүмат үзәкләренең берсе булып торалар, шуңа...