9 июнь 2015 яңалыклары
-
Сарманлылар «Халык контроле»нә хәбәр итә алалар
Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмау, хезмәт хакын рәсми түләмәү фактлары турында, май аеннан башлап, «Халык контроле» дәүләт системасына хәбәр итү мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен аның «Соры хезмәт базары» («Серый рынок труда») юнәлешенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Сарманлылар газга күбрәк түләячәкләр
Татарстанда халыкка җибәрелә торган табигый газга тариф бәяләре арта. 1 июльдән аның куб метры, НДСны исәпкә алып, 5 сум 16 тиен булачак. "Табигый газга бәя 7,5 процентка арта. Бу Россия Федерациясенең 2015 елга һәм 2016-2017 еллар чорына фаразланган социаль-икътисади үсеш параметрларына җавап бирә, - дип аңлаталар Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт...
-
Сарманлылар Яндекста татарчага тәрҗемә итә алалар
Хәзерге заманда бер телдән икенчесенә тәрҗемә итәр өчен күптомлы сүзлекләр кирәкми - барысы да интернетта бар. Яндекста татар телендә сөйләшүчеләр яки аны өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа функция эшли башлады - 47 телдән (47 телгә) тәрҗемә итү. Аны булдыруда Яндекс Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре белән хезмәттәшлек итте. Мәгълүмат Яндекс Компания...
-
Сарманда артык кызу булмаячак
Игътибар иткән булсагыз, соңгы көннәрдә салкын җил исә, төннәр аеруча суык. Җәй башланды димәссең. G!Smeteo.ru сайтына ышансаң, якын арада Сарманда әллә ни җылытмый, һава температурасы +20-21 градустан да артмаячак, болытлы булачак, яңгырлар да явар дип көтелә.