9 март 2016 яңалыклары
-
Күтәмәле мәктәбе укучысы Динар Гирфанов Идел буе экологик конференциясендә дипломга лаек булды
Казан шәһәрендә мәктәп укучыларының ХХII Идел буе экологик конференциясе үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы районнары, шәһәрләре мәктәп укучылары, шулай ук Идел буе шәһәрләреннән укучылар катнашты. Безнең район данын Күтәмәле мәктәбе укучысы Динар Гирфанов яклады. Ул "Агроэкология" секциясе эшендә катнашып, дипломга лаек булды.
-
Азалакта "Киленнәр һәм биемнәр" дигән кичә оештырылды
8 мартта Азалак мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне унаеннан "Киленнәр һәм биемнәр" дигән кичә үткәрелде.
-
Колмәттә "Ярый әле Сез бар дөньяда" дигән кичә узды
7 март көнне Колмәт мәдәният йортында, хатын-кызларга багышлап, "Ярый әле Сез бар дөньяда" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар җыр, бию, шигырь аша әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Концертта үзешчәннәр һәм бәйрәм ялларына кайткан авылдашлар да катнашты. Тамашачылар, уеннарда катнашып, зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Сарманда Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан "Затлы шигърият иясе" дигән кичә үтәчәк
10 мартта 10.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрында якташ шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәуләт премиясе лауреаты, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан "Затлы шигърият иясе" дип исемләнгән кичә үткәрелә. Рәхим итегез!
-
"Яз гүзәле". Җәлилдән Сәидә Шәйхулова
"Кемгә туган, кемгә сердәш Минем өчен ул - кызым! Һавадагы йолдызлардан Иң-иң якты йолдызым! Яз аенда туды минем кызым, Күңелендә hәрчак аның наз. Кояш кебек елмайганга әллә, Исеме дә аның Сәидә. Әле яңа гына нәни иде әле, Кай арада үсеп җитте ул? Бәләкәйдән безгә күпме шатлык, Бәхет очкыннары сипте ул!...
-
Яхшыбайда бәйрәм чарасы бик күңелле узды
Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе булган 8 Март үзе белән һәрбер өйгә, шәһәр-авылга күңеллелек һәм яшьлек алып килә. Яхшыбай авылы үзешчәннәре бу бәйрәмгә Мунча ташының "Су коесы" дигән скетчын әзерләделәр. Чараның икенче өлешендә концерт номерлары күрсәтелде, хатын-кызлар командалары ярышты. Бәйрәмгә "Әлфинә Әзһәмова" белән "Салават Фәтхетдинов" килделәр. Соңыннан бәйрәм чәй табыны...
-
Саклаубаш халык театры үзешчәннәре "Коткарыгыз, каравыл!" спектаклен куйдылар
6 март көнне профессиональ театрлар гына түгел, Саклаубаш халык театры үзешчәннәре тамашачы алдында имтихан тотты. Халык исемен яулаган коллектив Данил Салиховның "Коткарыгыз, каравыл!" спектаклен тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Премьераны тамашачы бик жылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.
-
"Яз гүзәле". Җәлилдән Альбина Нуриева
Җәлил поселогыннан Альбина Нуриева, кечкенә булуына карамастан, безгә үзе язып җибәргән: - Бакча эшләре бетеп килгәндә, инде көннәр дә кыскарып, салкын җилләр исә башлагач, дөньяга мин килдем! Әтием белән әнием миңа Альбина дип исем куштылар. Мин туу белән туганнарның кәефләре күтәрелеп китте! Минем арттан йөгерә-йөгерә әби-бабайларымның барлык сызлаулары бетте. Инде...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кишер белән бавыр торты
Дуслар! Бәйрәмнәр белән безнең көн рецептлары да онытылып киткән. Бүген сезгә кишер белән бавыр торты пешерү серләрен ачабыз. Кирәк булалар: - тавык бавыры - 600 грамм; - тавык йомыркасы - бер данә; - каймак - 100 грамм; - тары оны - ярты стакан; - сарымсак - дүрт тырнак; - кишер...
-
Ләшәү Тамакта 8 Мартка багышланган бәйрәм үтте
Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбендә 8 Мартка багышланган бәйрәм булды. Анда кунак итеп әниләр, әбиләр чакырылды. Балалар бакчасы егетләре хатын-кыз укытучыларны һәм кызларны бәйрәмнәре белән котлап, узләренең биюләрен башкардылар.
-
"Яз гүзәле". Сарманнан Алия Хәсәнова
Сарманнан Ландыш Хәсәнова, кызы Алиягә багышлап, шигырь язган. Минем күңел кошым, Былбылым, йолдызым, Яраткан нәни кызым. Булырмын янәшә, Түгел син ялгызың, Бэәетле бул син, кызым. Өшегәндә кулларыңны Син миңа таба сузасың, Сайраганда былбыл булып, Күңелемә кунасың. Син елмайсаң, бөтен дөнья Иң якты утларың нурында. Кая барса, минем йөрәк - Минем...