8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Адилә белән Рүзилә Бадыйковалар да "Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы булырга теләк белдерделәр
Петровка Завод авылыннан Адилә белән Рүзилә Бадыйковалар. Эт исеме Барон.
-
Районда ата-аналар комитетлары һәм укучылар көч сынашты
Ата-аналар комитетлары һәм укучылар көч сынашты Кичә, 7 декабрь көнне, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" дигән конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Анда Сарман урта, Җәлил икенче, Иске Кәшер, Саклаубаш, Җәлил гимназиясенең ата-аналар комитетлары һәм укучылары төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. "Безнең күңелле тату сыйныф" бәйгесендә ата-аналар комитетлары,...
-
Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак
6-7 декабрь көннәрендә район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2018" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелгән иде. Анда район балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче "Мин һәм минем караш", "Мин йөрәгемне балаларга бирәм", "Түгәрәк өстәл" номинацияләрендә үзара көч сынашты. I урынга - Җәлил поселогының 1 нче санлы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Нигъмәтуллина,...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Тимерхан белән Әмирхан
Карамалы авылында яшәүче Тимерхан белән Әмирханның тугры дуслары бар. Аның исеме - Дина, ул - фокстерьер токымыннан. Малайлар дусларыннан гел аерылмыйлар. Кая барсалар да, үзләреннән калдырмыйлар. Машиналарында аңа урын - алгы утыргычта, йомшак түшәктә.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Дания Насырова
Куҗак авылыннан Дания Насырованың эте Мухтар
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Давлетзянов Рубин
Безнең фотоконкурска катнашырга теләп, Давлетзянов Рубин да үзенең тугры дусты белән төшкән фотосын җибәрде.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Газизова Лениза
Әлмәт авылында яшәүче Газизова Лениза Данияр кызы үзенең тугры дустын бик ярата. Лениза тугры дусты белән төшкән иң матур фотосын җибәрде безгә.
-
Бердәмроссиялеләр өлкәннәр янында булдылар
Инвалидлар декадасы кысаларында һәм "Өлкән буын" партия проектын тормышка ашыру максатларында, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова белән Илексаз башлангыч бүлекчәсе секретаре Флер Гыйльфанов җирлектә яшәүче инвалид өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белештеләр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Фотоларны: Сармановское МО "ЕДИНАЯ РОССИЯ" җибәрде.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Гаязов Данияр
Минем этем бар,исеме Малыш!Ул китерде 3 малыш.1се кара,2 се актэпи,3 нчесе актүш,алар миңа иң якын дус!Кәүҗияк авылыннан Гаязов Данияр, 5 яшь.Менә шундый матур сүзләр белән язып җибәргән безгә Кәүҗияк авылыннан 5 яшьлек Данияр.
-
Хәерле җомга иртәләре белән, сарманлылар!
Иртәләребез күтәренке күңел белән башлансын,табыннарыбыз мул булсын, чәйләребез тәмле булсын! фото :https://vk.com/atannary