8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Булачак пенсиягезне дәүләт ярдәмендә арттыруны кулыгыздан ычкындырмагыз!
2014 елның 31 январенә кадәр дәүләтнең пенсияне софинанслау программасына кергән һәм пенсиянең тупланма өлешенә 2000 сумнан да ким булмаган суммада акча күчергән гражданнар дәүләтнең пенсияне софинанславына өмет итә алалар. Татарстан Республикасында бүгенгесе көнгә 590 мең (Сарман районы буенча 1411) кеше әлеге программада катнаша. Дәүләт аларга 2 млрд. сумнан артык акча...
-
Районда шаяннар һәм тапкырлар бәйрәм итәләр
8 ноябрьдә Халыкара шаяннар һәм тапкырлар клубы көне билгеләп үтелә. Аның беренче сериясе нәкъ менә шул көнне 1961 елда чыккан. Бәйрәмне 2001 елда билгеләп үтә башлыйлар. Аны үткәрүне шаяннар һәм тапкырлар клубының президенты Александр Масляков тәкъдим итә. Без ШТКны ясаучыларны, катнашучыларны һәм тамашачыларны бу бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шат...
-
Сарманлылар балаларына иминият таныклыгы алырга онытмаска тиешләр
Һәрбер гражданин пенсияне мәҗбүри иминиятләү системасында теркәлергә һәм аның шәхси счеты булган иминият таныклыгы булырга тиеш. 14 яшькә җитмәгән балалары өчен әти-әниләр иминият таныклыгын баланың туу турында таныклыгын күрсәтеп яшәгән җирлектәге Пенсия фонды клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп ала алалар. Шулай ук ЗАГС органнары бала туу...
-
Эштән туктаган пенсионерларга пенсияләрен индексацияләү тәртибе
Пенсия фонды идарәсе эштән туктаган пенсионерларга пенсияләренә индексация эштән туктап өч ай узганнан соң гына ясалганын исегезгә төшерә. Мәсәлән, 2016 елның апрель аенда эштән туктаганнарга пенсия индексацияне исәпкә алып 2016 елның 1 августыннан, май аенда эштән туктаганнарга 1 сентябреннән, июнь аенда эштән туктаганнарга 1 октябреннән түләнә башлады.
-
Райондашыбыз Мәскәүдә укытучылар съездында катнашты
2-3 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә дәүләт университетының Ломоносов корпусында география укытучыларының II Бөтенроссия съезды үткәрелде. Анда Татарстаннан катнашкан 4 делегатның берсе - безнең районнан, Җәлил поселогы мәктәбендә география һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы, география фәннәре кандидаты Ринат Әхмәтов. - Съездда барлыгы Россиянең төрле төбәкләреннән 600 делегат катнашты. Анда Россия Федерациясе мәгариф...
-
Район Актаныштан кунаклар кабул итәчәк
Иртәгә, 9 ноябрьдә, район кунаклар кабул итәчәк. Актаныш районы ветераннар советы җитәкчелегендәге 45 кешелек делегация Сарманга киләчәк. 11.00 сәгатьтә алар район мәдәният йортында бушлай концерт күрсәтәчәкләр.
-
Сарысаз Тәкермәндә каникуллар чорында төрле ярышлар оештырылды
Безнең киләчәгебез - балалар. Балаларның шат көлүләре, аларның сәламәт булулары - ата-аналар өчен зур куаныч. Аларның буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру мәдәният йорты хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Сарысаз Тәкермән мәдәният йортында көзге каникул чорында теннис, шашка-шахмат, сканворд чишү ярышлары оештырылды.