8 октябрь 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә чираттагы рейд үтә
Бүген Җәлил бистәсендә район ЮХИДИ хезмәткәрләренең чираттагы рейды үтә. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык юнәлешләр буенча эшлиләр: кагыйдә бозучы җәяүлеләр, автомобиль һәм автобус йөртүчеләр ачыклана. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Сарманлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 9 октябрьдә 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Сармандагы күпфункцияле үзәктә (Куйбышев урамы, 36 нчы йорт) район юристлары бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.
-
Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газдалов белән очрашу кичәсе үтте
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газдалов белән "Утлар, сулар кичкән каһарман" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр. Очрашуда китапханәчеләр сугыш темасына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, презентация күрсәтелде. "Ил данын күтәргән язмышлар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Районда кыр эшләре дәвам итә
Шикәр чөгендере 4950 гектар мәйданнан алынып, барлыгы 138600 тонна татлы тамыр казылды. 35600 тонна кукуруз силосы салынды, җирне төп эшкәртү 55500 гектарда башкарылды. Рапс 3850 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 54 процентыннан җыеп алынды.