8 август 2017 яңалыклары
-
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Сезне 8 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. Урып-җыю
-
Ләкенең "Игәнә" ансамбле "Түгәрәк уен" фестивалендә лауреат исеменә лаек булды
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында төрле мәдәни чаралар узды. Аларның берсендә - "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында үткән "Түгәрәк уен" халыкара татар фольклоры фестивалендә Ләкедән Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Игәнә" халык фольклор ансамбле дә катнашты. Коллектив, "Олы көн" күренеше белән чыгыш ясап, фестивальнең лауреаты исеменә лаек булды һәм...
-
Райондашларга мошенниклар һөҗүм ясамасын
Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә мошенниклар һөҗүм итүе очраклары күбәйгән. Алар, ышанычка кереп, банк картасы мәгълүматларын алалар.Мошенниклар "барлык төр хезмәт күрсәтәбез", дип алдыйлар. Ышанган кешеләр аларга картаның барлык мәгълүматларын бирәләр. Әгәр мондый очрак булса, полициянең участок уполномоченныега шалтыратырга кирәк.
-
Сарманның "Лилия" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша
Сармандагы «Лилия» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Аның фасадын тышлау шушы көннәрдә төгәлләнәчәк. Керү өлешендә баскыч төпләрен ясап бетереп, ишек куясы гына калды. Бакчаның алтактасы, эмблемасы яңартылачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тиз ясала торган "Туклыклы" салат
Сезгә тиз ясала торган «Туклыклы» салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: майонез - 3 аш калагы; сыр - 100 грамм; гөмбә - 150 грамм; ак суган - 2 данә; көнбагыш мае - 4 аш калагы; сохари - 3 данә. Шампиньоннарны турыйбыз. Суганны уртача кисәкләргә бүләбез. Сырны уабыз. Гөмбәләрне көнбагыш маенда...
-
Райондагы ЮХИДИ рейдлары барышында ике исерек килеш машина йөртүче тоткарланды
4-6 август көннәрендә кичке якта районда булган ЮХИДИ рейдлары барышында барлыгы 15 юл кагыйдәсе бозу очрагы ачыкланды. 5 августта көндез - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды, 6 августта төнлә шундый ук кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Штрафларын вакытында түләмәүче 3 кагыйдә бозучыга беркетмәләр төзелеп, судка җибәрелде. Кагыйдә бозучылар...
-
Сарманнан Тәнзилә Сәлимова төшле чия кайнатмасы рецептын тәкъдим итә
Август - кышка төрле салатлар әзерләү, кайнатма ясау, компотлар ябу вакыты. Аларны ясау буенча һәркемнең үзенә генә хас рецептлары да була. Сез аларны башкалар белән дә уртаклаша аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Ә бүген без сезгә Сарман авылында яшәүче Тәнзилә Сәлимовадан чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез. - Мин чияне төше белән...
-
Минзәлә елгасының Сарманнан үткән өлешендә эшләр дәвам итә
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы нигезендә, Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту һәм үзәнен турайту, тугаен төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көндә аның ярлары чистартыла. Биредә автомобильләр кую урыны, брусчатка җәелгән җәяүлеләр сукмагы, ял итү өчен беседка, эскәмияләр, балалар спорт...
-
Колмәттә "Күңелле ярышлар" үтте
6 августта Колмәт авылы мәдәният йорты территориясендә балалар белән "Күңелле ярышлар" үткәрелде. Иң элек фельдшер Гөлназ Шәйгалләмова балаларга шәхси гигиена, дөрес туклану турында сөйләде. Балалар да үзләренең фикерләрен әйттеләр. Соңыннан балалар төрле хәрәкәтле уеннар, күңелле эстафеталарда көч сынаштылар.