8 июнь 2017 яңалыклары
-
Җиңү бәйрәмендә Санкт-Петербургтан Сарман матбугат үзәге чакыртып алган махсус видеооператор эшләде
Сарманда Бөек Җиңү бәйрәме бик матур һәм эчтәлекле үткән иде. Ул барысына да бик ошаган, аны хәтта Санкт-Петербург шәһәреннән килеп, квадрокоптерга төшергәннәр. Сезгә видеоязмаларны тәкъдим итәбез.
-
Җәлилдә "Тоннель" чарасы узачак
15 июньдә 16.30 сәгатьтән алып 17.30 сәгатькә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Җәлил бистәсенең Ленин урамында, 5, 6 йортлар янында, "Тоннель" профилактик чарасы уздырылачак.
-
Иске Минзәләбаш балалар бакчасы мәктәп бинасында урнашачак
Яңа уку елыннан Иске Минзәләбаш балалар бакчасы мәктәп бинасында урнашачак. Бүгенге көндә бүлмәләрне үзгәртү, яңарту, төзекләндерү эшләре бара. Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге, "Җәлил" агрофирмасы ярдәме белән тәрәзәләр пластикка алмаштырылган, запас чыгу юллары ясалган, туалет бүлмәсе җиһазландырылган. Түшәм, идән, стена өлешләре дә тулысынча ремонтланачак. Шулай ук укыгыз: Иске Минзәләбаш мәдәният йортында...
-
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә ФАП төзелә
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә яшәүчеләр яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булачаклар. Ул бина буларак инде төзелгән, пандус урнаштырылган. Шушы көннәрдә медицина җиһазлары кайтачак. Территориясен төзекләндерү, коймалар тоту буенча эшләр планлаштырылган, алда шуларны башкарып чыгу бурычы тора.
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Иске Имәннән Айлинә Хафизова белән Сарманнан Азалия Гыйльметдинова
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Иске Имән авылыннан Айлинә Хафизова белән Сарманнан Азалия Гыйльметдинова. Ә сездән фотолар көтеп калабыз, хөрмәтле иптәшләр! Конкурсыбыз 15 июньгә кадәр дәвам итә. Анда барлык яшьтәге кешеләр дә катнаша алалар.
-
Петербург мәчесе Кузяның хуҗалары чыгышлары белән – Сарманнан
8 июньдә Санкт-Петербургта ел саен Петербург мәчеләре көнен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнгән. Ул 2005 елдан "митьки" дип йөртелүче Петербург рәссамнары тәкъдиме белән үткәрелә. Алар остаханәләре кәрнизенә мәче скульптурасын урнаштырганнар. Үзләре тельняшкадан йөрүне гадәт итеп алганга күрә, бәйрәм уңаеннан мәчегә дә тельняшка кидергәннәр. Шулай итеп аңа Тишка Матроскина дигән исем...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – витаминлы җиләк-җимеш чәе
Сезгә витаминлы җиләк-җимеш чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - алма - 1 данә; - мандарин - 2 данә; - гранат төшләре - 50 грамм; - дарчин - 1 данә; - канәфер - 3 данә; - су - 500 миллилитр. Бөтен җиләк-җимешләрне турыйбыз, чәйнеккә салабыз. Дарчин, канәфер өстибез. Кайнар су...
-
Әлмәт мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара
Әлмәт гомуми белем бирү мәктәбендә республика программасы гамәлдә булуын без хәбәр иткән идек. Программа нигезендә анда күләмле төзекләндерү эшләре бара. Электр хуҗалыгы тулысынча алмаштырылган инде. Бүгенге көндә түбә яңарту, эчке эшләр башкарыла. Мәктәп территориясендә балалар мәйданчыгы урнаштыру да планлаштырыла.
-
Сарманда машина ясаучы яши
Сарманда яшәүче Рафак Гайнанов оныкларын утыртып йөрергә уңайлы машина ясаган. Кичләрен еш кына алар гаиләләре белән ял паркына саф һава суларга чыгалар.
-
Иске Минзәләбаш мәдәният йортында капиталь ремонт бара
Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Бинаның фасад өлеше яңартыла башлаган, электр челтәре алмаштырылган, янгын куркынычсызлыгы җайланмалары урнаштырылган инде. Залга, бүлмәләргә пластик тәрәзәләр куйганнар.
-
Сарманда үтәчәк "Мәңге яшә, Россия!" концертының көне үзгәртелде
Дуслар! 12 июньдә Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында Россия көненә багышланган «Мәңге яшә, Россия!» дип исемләнгән зур концерт планлаштырылган иде. Аның көне үзгәртелде. Ул якшәмбе, 11 июньдә, үтәчәк. Урыны шул ук кала. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Ләшәү Тамактан Камилә Шәйдуллина белән Миләүшә Хантимерова
Ләшәү Тамак авылында Камилә белән Миләүшә һәрвакыт бергә уйныйлар, чараларда да бергә катнашалар. Хәттә ял көннәрендә әниләрен аптыраталар: "Кайчан инде бакчага барабыз? Мин дустымны бик сагындым!" , диләр.