8 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре спорт сәгатенә чыктылар
Бүген без - Сарман мәгълүмат-мөхәррият хезмәткәрләре спорт сәгате үткәреп алырга булдык. "Язып кына калмыйк әле, уйнап та күрсәтик" дип уйладык без. Ял паркында урнашкан мини-футбол мәйданчыгында уйнадык, велосипедта йөрүчеләр дә булды. Бу безгә шулкадәр ошап китте ки, спорт белән шөгыльләнүне даими рәвештә алып барырга булдык. Бер очтан якшәмбе көнне җирле...
-
Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән БДИ тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучыларының чираттагы бердәм дәүләт имтиханы - бу юлы җәмгыять белеменнән. Киләсе имтиханнар - 10-11 июнь көннәрендә чит телләрдән (телдән). Уңышлар!
-
Квадроциклларда Бөтенроссия ярышларында катнашучылар Сарман районы аша узачаклар
15-18 июнь көннәрендә "Can-Am Trophy Russia 2016" дип исемләнгән квадроциклларда Бөтенроссия ярышлары үтәчәк. Спортчылар Әлмәт шәһәреннән кузгалачаклар. 16 июньдә квадроцикллар безнең районнан үтәчәк - 14.00 сәгатьтә спортчылар Сарайлы авылыннан ерак түгел урнашкан грунт юлыннан старт алачаклар. Әлеге юл Әлмәт-Мөслим юлыннан сулда урнашкан. Шулай ук квадроциклларның юллары безнең районда Рантамак, Рангазар,...
-
Күтәмәле авылы турында китап чыкты
Күтәмәле авылына багышланган "Мәшһүр авылның сагышлы баласы" исемле яңа китап "табадан төште". Китапның авторы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гарифуллин. Китап язучы һәм журналист Диләрә Зөбәерова истәлегенә нәшер ителгән. Басмада аның китапларыннан язмалар да, авылның күренекле нәселләре турында да мәгълүмат бар.
-
Бу атнада сарманлылар өч көн рәттән ял итәчәкләр
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Быел ул якшәмбегә - ял көненә туры килә. Шул уңайдан ял көне 13 июньгә - дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда, өч көн рәттән ял итәчәкбез - 11, 12 һәм 13 июньдә.
-
Ләшәү Тамак җәйге ял лагеренә йөрүче балалар дару үләннәре әзерлиләр
Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе янында оештырылган җәйге ял лагеренә йөрүче балалар дару үләннәре җыеп-киптерү белән дә шөгыльләнәләр.