8 июнь 2013 яңалыклары
-
Сарманда Сабантуйлар гөрләп үтте
Синоптиклар прогнозы расланмады. Яңгырлар көтелә, дип куркытсалар да, көн кояшлы һәм җылы булды. Район башлыгы Нәфис Закиров бәйрәм тантанасын ачканнан соң, мәйдан түрендә иң элек хезмәт батырлары хөрмәтләнде. Аннан төрле-төрле ярышлардан, бәйгеләрдән, милли көрәштән мәйдан гөрләп торды.
-
Сарман Сабантуена Нигериядән дә кунаклар килгән иде
Uduebor Mosesның Сарманга икенче мәртәбә кунакка кайтуы. Ул Казан федераль университетының икътисад факультетында белем ала. Мондый милли бәйрәмнәрдә беренче катнашуы икән. "Бәйрәм бик ошый. Күңелле бара. Кызлар да монда чибәр", - ди кунак егете.