8 май 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә "Язлар безгә Җиңү алып килде" исемле очрашу үтте
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Җәлил бистәсе китапханәсендә "Язлар безгә Җиңү алып килде" исеме астында сугыш ветераны Фәһимә Сәйфуллина, яшьлеге һәм балачагы сугыш елларына туры килгән хезмәт ветераннары Гәүһәр Сөләйманова, Ләйсән Әмирова, Мөнәвәрә Кәлимуллина, Фәрзәнә Закирова, Мөнирә Шәяхмәтова, Фәния Хафизова, Гөлсем апалар белән очрашу булды. Килгән кунаклар балачак хатирәләрен яңартып,...
-
Сарманда зурлар өчен дискотека үтәчәк
10 майда район мәдәният йортында зурлар өчен дискотека узачак. Рәхим итегез!
-
Сарманда "Балкыш" фестиваленең гала-концерты узды
7 майда район мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Балкыш" ("Сияние") беренче район фестиваленең гала-концерты булды. Анда авыл һәм район үзәге ветераннарының зона сайлап алу турында җиңүчеләр катнашты.
-
Айрат Әхмәтшин Сарманда халыкны кабул итәчәк
15 нче майда 12:00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатры бинасында Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары юстиция полковнигы Айрат Әхмәтшин халыкны кабул итәчәк. Аңа Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре һәм чара күрмәүләре буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алдан язылу өчен телефоннар: 8(85592)-7-32-07,...
-
Янурыста һәм Каташ Каранда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг узды
8 Май көнне Янурыс һәм Каташ Каран авылларында Бөек Жиңунең 69 еллыгына багышланган митинг үтте. Иң беренче булып Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, "Сарман" газетасының баш редакторы Альбина Сабирова, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Әлфия Сибгатуллина ветераннарны Жиңү көне белән тәбрикләделәр. Мәктәп укучылары монтаж күрсәттеләр,мәдәният хезмәткәрләре көче белән концерт...
-
Сарман районында "Безнең кадерле ветеран" акциясе башланды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәкъдиме белән "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар акциясе старт алды. Аның максаты - хастаханәләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен билгеләнгән палаталарда югары дәрәҗәдәге уңайлылык тудыру. Бүген, 8 майда, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов...
-
Районның Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча комитеты әгъзалары видеоконференциядә катнаштылар
Без ветераннарны тиешенчә хөрмәтлибезме, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүдә мөмкин булганның барын да эшлибезме? Әгәр алай түгел икән, тагын ниләр эшләргә була? Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитетының Министрлар Кабинетында узган өченче утырышында катнашучылар шул сорауларга җавап эзләделәр. Чыгыш ясаучылар бу юнәлештә, гомумән, ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә башкарыла...
-
Мортыштамакта Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр
Мортыштамак мәктәбе укучылары авыл җирлегендә яшәүче ветераннар белән бергә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланып китте. Килгән кунаклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары үзләренең истәлекләре, бәйрәм котлаулары белән уртаклашкач, авылның Җиңү аллеясында ветераннар белән агач утыртылды. Бәйрәм мәктәп ашханәсендә...
-
Районда патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә
Бүгенге көндә районыбызда патриотик тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Хәрби-патриотик лагерьларда, кадет классларында, хәрби-спорт секцияләрендә генә түгел, гомум белем бирү мәктәпләрендә дә патриотик темага чараларның еш уздырылуы - сөенечле күренеш. Шушы юнәлештә Сарман районың Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее коллективы актив эшли. Музей хезмәткәрләре Күтәмәле төп гомуми...
-
Яңа Әхмәт авылы зиратында өмә үтәчәк
10 майда 8:00 сәгатьтә Яңа Әхмәт авылы зиратын чистарту буенча өмә булачак. Авылд халкы анда актив катнашыр дип көтелә.
-
Сарман районы ветераннары Җиңү көне уңаеннан түләүсез шалтырату ясый алалар
9 Май бәйрәме алдыннан ветераннар өчен махсус тарифлар кертелгән. 7 майдан 9 майда 23:59 сәгатькә кадәр "Ростелеком" җәмгыяте Бөек Ватан сугышында катнашучыларга җирле номерларга гына түгел, шәһәрара, Бәйсез дәүләтләр дуслыгы (СНГ) илләренә, Балтия илләренә, Грузиягә, Абхазиягә һәм Көньяк Осетиягә шалтыратуны түләүсез итә. Тик шалтыратуларның гомуми озынлыгы бер сәгатьтән артмаска тиеш....