8 апрель 2017 яңалыклары
-
Район халкы сарык ите сатып алганда сак булырга тиеш
Моннан берничә көн генә элек район ветеринария берләшмәсе табиблары Иске Минзәләбаш авылында шәхси хуҗалыклардагы сарыкларга себер түләмәсеннән прививка ясаганнар иде. Шушы көннәрдә ул авылда сарыклар урланганлыгы турындагы хәбәр ишетелде. Себер түләмәсе вакцинасы тере микробтан ясала, шунлыктан прививкалы сарыкларның ите кеше гомере өчен бик куркыныч. Сарык ите сатып алганда, бик сак...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кефирда банан туңдырмасы
Сезгә кефирда банан туңдырмасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: банан - 2 данә; кефир - 0,1 литр; кура җиләге сиробы - 4 чәй калагы. Кирәгеннән артык өлгергән бананнарны чәнечке белән сытабыз. Суытылган кефир агызабыз. Сироп (нинди булса да ярый) салабыз. Миксер белән болгатабыз. 1 сәгатькә суыткычка (морозильник) куябыз. Алганнан соң,...
-
Район прокуратурасы суд приставы-башкаручысының карарына протест белдерде
Район прокуратурасы суд приставы-башкаручысының балигъ булмаган инвалид балага күчерелгән акчадан әҗәт эзләп алу турындагы карарына протест белдерде. Район прокуратурасы А.ның мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Әлмәт шәһәр суды башкарма кәгазе нигезендә А.ның банктагы акчасыннан әҗәтен эзләп алу турында карар чыгарылган. Әлеге карар нигезендә А. тарафыннан балигъ булмаган балага инвалидлык пособиесе күчерелгән...