8 март 2018 яңалыклары
-
Мортамак мәктәбе укучылары "Ягез әле!" бәйрәмендә осталыклары белән сынаштылар
Мортамак мәктәбендә "Ягез әле!" дип аталган бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә 5-9 сыйныф укучылары үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, белемнәрен, унган-булганлыкларын, бию осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Азакта төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары да бәйрәмгә багышлап “Ягез әле,кызлар!” бәйгесе үткәрделәр
Бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучылары катнашында "Ягез әле,кызлар!"бәйгесе үткәрелде. "Незабудки", "Подснежники", "Весенние феи" командалары үзара көч сынаштылар, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. 5"А" классының командасы җиңүче дип табылды.Җанатарлар да командаларга көч биреп тордылар.
-
“Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Әниемә котлау хаты” дигән конкурста катнашып, призлы урыннар алдылар
Сарман авылынын 4 нче санлы "Сандугач" балалар бакчасының иң кече яшьтәге төркеменә йөрүче нәниләр тәрбияче апалары Мәдинә Илгиз кызы, Эльза Фоат кызы, кече тәрбияче Мадинә Нәгимулла кызы ярдәмендә әниләрен котлап кечкенә генә бүләк ясадылар. Нәниләрнең бүләгенә әниләр чиксез шатландылар. Шулай ук бакчакүләм "Әниемә (әбиемә,апама)бәйрәмгә котлау хаты" дип исемләнгән конкурста актив...
-
Нөркәй балалар бакчасындагы сабыйлар әниләренә бәйрәмне тантаналы итеп күрсәттеләр
Кичә Нөркәй балалар бакчасында "Яз китерә - Әниләр бәйрәмен" дигән балалар иртәсе булды. Балалар бергәләп әниләр белән күңел ачтылар. Бүген - Әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.
-
Юлтимер балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр газиз әниләрен котлап уздылар
Бакчабызда Әниләр бәйрәме бик күңелле узды. Кичә безнең Юлтимер балалар бакчасында газиз әниләребезгә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәм җыр-биюләр,уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды, әниләр катнашында төрле кызыклы уеннар үтте. Бәйрәм иртәсе ахырында балалар кадерле кешеләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.
-
Рәис Кәлимуллин 8 март белән котлап үзенең теләкләрен белдерә
Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Сез - кадерле әби-апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбыз да яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл һәм кадерле. Шуңа күрә дә 8 март - җир йөзендә иң якты һәм матур, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Кадерле хатын-кызлар! Сезгә, якыннарыгызга ныклы...
-
Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан гүзәл затларга мөрәҗәгать итте
"Һәрчак мөлаем һәм гүзәл, нәзакәтле һәм горур булып калыгыз! Күңелегездә һәрчак яз булсын!" - дип мөрәҗәгать итте аларга Президент. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 Март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга мөрәҗәгать итте. "Кадерле ханымнар һәм туташлар! Сезне чын йөрәктән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!...
-
Хастаханәгә мөрәҗәгать итәсегез булса
Хөрмәтле сарманлылар! Дүрт көн дәвам итәчәк ялларда табиблар да дүрт көн ял итә дип уйлый күрмәгез. Алар 8 Март көнне ял итсәләр дә, калган көннәрдә гадәти режимда эшләячәкләр, ягъни 9 һәм 10 март көннәрендә хастаханә пациентлар өчен ачык булачак. Ял көннәрендә авырып китсәгез, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул...
-
Ләке мәктәбендә 8 март бәйрәмен аеруча үзенчәлекле итеп уздырдылар
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә халык-ара хатын кызлар көне уңаеннан "Яз гүзәле" бәйгесе үткәрелде. 9нчы сыйныф кызлары төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм азагында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләнер тапшырдылар.
-
Сарман педагоглары республика бәйгесендә сынатмадылар
5 мартта Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән "Иң яхшы тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү педагоглары" республика бәйгесе кысаларында "Кеше тәрбияләргә", "Йөрәгемне балаларга бирәм"," Иң яхшы педагог-психолог" бәйгеләре узды. Анда Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Норлат, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Сарман районнары мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылары, педагог-психологлары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. 1...
-
Саклаубаш урта мәктәбендә 8 март бәйрәме бик кызыклы үтте
Саклаубаш урта мәктәбендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Кызлар - язгы чәчкәләр" дигән бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм вакытында мәктәпнең егетләре, укучы кызларны, укытучы, пешекче, җыештыручы апаларны үзләренең матур җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары белән сөендерделәр.
-
"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсы тәмамланырга санаулы гына сәгатьләр калды. Ашыгыгыз, дуслар!
Игътибар! Бүген -"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсына фотолар кабул итүнең сонгы көне. Димәк, сезне активрак булырга чакырабыз, кадерле дуслар! 9 март көнне нәкъ сәгать 10.00 да фотоконкурсның барлык катнашучыларына тавыш бирү башлана, ул төгәл бер тәүлек дәвам итәчәк."Әниемнең һөнәре" фотоконкурсында катнашучы танышларыгыз , якыннарыгыз өчен тавыш бирергә онытмагыз!