8 февраль 2018 яңалыклары
-
122 ял көне: 2018 елда сарманлылар ничек ял итәчәк?
2017 елга караганда, 2018 елда ял көннәре күбрәк булачак. 2017 елга расланган җитештерү календаре буенча, узган ел Татарстанда бәйрәм һәм ял көннәре 120 булган, ә эш көннәре - 245. 2018 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан 14 октябрь көнне расланды, документны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады....
-
Дуслар! Гашыйклар көне уңаеннан бездә акция!
Дуслар! 14 февраль-гашыйклар көне уңаеннан без сезгә искиткеч мөмкинлек бирәбез. Сез безнең сайтта бары тик 100 сумга гына яраткан, якын кешегезне бәйрәм белән тәбрик итә аласыз. Текст 50 сүздән артмаска тиеш. Текстыгызны безнең электрон адреска-(sarmangazetam11@mail.ru ) яки шәхси биткә - https://vk.com/sarmanda җибәрә аласыз.
-
Сарман авылында гомер итүче Галәлиева Дөрлеҗинан Шакир кызы бүген күркәм юбилеен билгеләп үтә
Сарман авылында гомер итүче Галәлиева Дөрлеҗинан Шакир кызы бүген күркәм юбилеен билгеләп үтә - аңа 90 яшь. Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева аңа Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты...
-
Бәлеш, пироглар өчен камыр әзерләүнең бик җайлы һәм аз чыгымлы ысулы белән уртаклашабыз, дуслар!
Ярты стакан сыек май, бер стакан су, ярты чәй калагы коры чүпрә, бераз тоз салып, йомшак камыр басасы. Кабартып тормыйча, шунда ук кулланырга була. Әче камыр кирәк булганда, кабартырга куярга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВКА – 35:" Пирамида" концертлар залында үткән юбилей кичәсендә Фирдүскә иң кадерле бүләкне әнисе тапшырган!
Татар эстрадасының популяр артисты, автор башкаручы Фирдүс Тямаевка 35 яшь тулды. Җырчы юбилеен иҗатташ дуслары һәм яраткан тамашачысы белән бергә "Пирамида" сәхнәсендә үткәрде. Репетиция вакытында ук Фирдүс дулкынлануын яшермәде, һәрнәрсә өчен дә үзе җаваплы булуын әйтте. Сәгать биш тулганчы, "Пирамида" залы шыгрым иде. Хәтта басып карый торган "урыннар" да халык...
-
Районда булган рейд нәтиҗәләре
2, 3, 4 февраль көнне кичке һәм төнге якта булган комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 27 юл йөрү кагыйдәсен бозучы административ жаваплылыкка тартылды. 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланды. Моннан тыш, 6 куркынычсызлык каешларын кулланмау очрагы, 6 - ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү...
-
Хәерле иртә, дуслар!
Шатлык- куанычлар гына алып килсен сезгә бүгенге көн!