7 декабрь 2017 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, сарманлылар.
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
"Яланаяклы кыз" әни булган
Күп кенә райондашларыбыз Ләйсән Таишеваны "Яланаяклы кыз" кинофильмыннан күреп белә. Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимованың кызы, җырчы Фәрит Таишевның сеңлесе, "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсәннең улы туган. Бу хакта "Матбугат.ру" сайтында хәбәр иткәннәр. Яшь әнигә дә, улына да сәламәтлек телибез. фтосы http://matbugat.ru/news/?id=20830 алынды.
-
Сарайлы авылы оныгы үскәч кем булыр икән?
Райондашыбыз - талантлы яшь җырчы һәм "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруын алып баручы Алинә Кәримова (Прокофьева)ның кызы Азалина, әнисе белән әтисе Азатка охшап, мөгаен, җырчы я алып баручы булыр. Бизәнеп, хәзердән үк көзге янында бөтерелергә ярата ул. - Син утыр, әни, сөйләшеп, ә мин бизәнә торам", - дигән ул әнисенә. Ә...
-
Мортыштамакта чаралар үткәрелеп кенә тора
Мортыштамакта авыл советы хезмәткәрләре ярдәмендә "Шәфкатьлелек бизи кешене" исеме астында инвалидлар көне үткәрелгән. Башта чакырылган кунаклар табын артында аралашканнар, авыл җирлеге башлыгы Әхмәтгәрәев Мәҗит аларны бәйрәм белән котлаган. Соңыннан Сарманнан килгән "Хозур" ветераннар вокаль ансамбле чыгыш ясадган. Авыл халкы бик теләп уеннарда катнашкан, татар халык җырларын тыңлаган, киләчәктә дә аларны...
-
38 яшьлек ана балаларына даими күсе агуы ашатып торган
Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек Елена Кордюкова балаларына даими рәвештә составында күсе агуы булган «Варфарин» препараты биргән. Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган....
-
Янурыс авылы нәниләре китапханә белән танышты
Янурыс авылы балалар бакчасына йөрүче нәниләрне китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру: китап укуга кызыксыну уяту; аларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан авыл китапханәсенә сәяхәт оештырылды. Китапханәче балаларга китап, журналлар күрсәтте, яңалыклар белән таныштырды. Аннары балалар үзләренең күңеленә хуш килгән китап һәм журналларны карады. чыганак:https://vk.com/club92151379
-
Информатика дәресендә бала үлгән
Фаҗига 5 декабрьдә, Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә булган. Чыгарылыш сыйныфында укучы кызның информатика дәресендә кинәт хәле начарая Мәктәптәге фельдшер аңа беренче ярдәм күрсәтә, дип яза Кызыл таң. Тик ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче укучы бала үлгән була. Аның авырулары буенча балалар поликлиникасында исәптә торуы мәгълүм. Әлеге очрак буенча тикшерү башланган. фото һәм...
-
95 яшьлек әбигә мөгез чыккан
Кытайның Гуандун төбәгендәге Чжанцзян шәһәрендә яшәүче 95 яшьлек Чжао әбигә мөгез үсеп чыккан. Аның мөгезе кабакның кипкән "койрыгын" хәтерләтә һәм аска таба бөгелеп тора. Әби үзе дә, туганнары да, табиблар да бу хәлгә бик аптырый. Мөгез берничә ел элек үсә башлаган. Башта әбинең маңгаенда бер миң хасил булган, аннары ул...
-
Районда үткән рейд нәтиҗәләре
Рейд. 1, 2, 3 декабрьдә юл иминлеген тәэмин итү максатында ЮХИДИ чираттагы профилактик рейдларны уздырды. Рейдлар тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында барды. Барлыгы 29 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Аларның 8 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, 8 - ОСАГО иминият полисыннан башка йөрүчеләр һәм башкалар. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
-
Хәерле иртә, дуслар!Яңа көн сезгә бәхет алып килсен,кем эшли армый-талмый эшләргә, ял итүчеләргә күңелле яллар, юлдагыларга хәерле юллар!
Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә! фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.