7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен балчыктан әвәләү буенча мастер-класс уздырылды
Кызыл балчык белән эшләү - балалар һәм олылар өчен бик файдалы шөгыль. Көзге каникул чорында район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен балчыктан әвәләү буенча мастер-класс оештырылды. Балалар балчыктан чүлмәк формалаштырырга, аңа рәсем төшерергә, яңа буяулар сайларга өйрәнделәр. Истәлеккә дип үзләренә сувенирлар сатып алдылар.
-
Күтәмәледә күңелле бәйрәм үтте
Узган атнада Күтәмәле авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре тамаша-шоу күрсәттеләр. Тамаша халыкка бик ошады. Егетләр матур итеп җырладылар, биюче кызлар ут чыгарып биеделәр. Тормышта булган хәлләргә нигезләнгән скетчлар куелды. Радик Хөснимөхәммәтов Салават Фәтхетдиновның җырларын башкарды, скетчларда да актив катнашты. Соңыннан яшьләр өчен дискотека оештырылды.
-
Ноябрьнең 10нан 20сенә кадәр "Сарман" газетасына язылучылар приз ота алалар
Ел тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Киләсе елга да безнең белән калырга уйлаган райондашлар район газетасына инде язылганнардыр, дип уйлыйбыз. Ә әле язылырга өлгермәгәннәргә куанычлы хәбәр җиткерәбез: ноябрьнең 10нан 20сенә кадәр призлы язылу ункөнлеге уздырабыз. Шушы көннәрдә "Сарман"га язылучылар арасында призлар уйнатылачак. Газетага язылу бәясе: аерым кешеләр өчен...............................................................456...
-
"Сарман" газетасы призына волейбол ярышлары үтәчәк
Район газетасы призына ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары үткәрү традициябезгә тугры калып, аларның быелгысын ноябрь аенда оештырырга уйладык. Ярышлар 21 ноябрьдә узачак. Үткәрү урыны һәм сәгатьләре турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.
-
Сарманлылар товарлар сыйфатыннан канәгатьме?
Һәр елны ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Хәзерге заманда сыйфат мәсьәләсе әйдәп баручы илләрдә мөһим булып тора. Без әлеге көн алдыннан сораштыру үткәреп алырга булдык. Ул "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә үтәчәк һәм тулысынча аноним рәвештә булачак.
-
Район Советының чираттагы утырышы 17 ноябрьдә үтәчәк
17 ноябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә: 1. Сарман муниципаль районының 2015 һәм планлы 2016-2017 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы турында. 2. Сарман муниципаль районының 2015 һәм планлы 2016-2017 елларга бюджет проекты турында. Муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими...