7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманлылар бүген акчаларда Казан сурәтләре өчен тавыш бирүдә катнаша алалар
Бүген, 7 октябрь көнне, "Россия-1" каналыннан 19.00 сәгатьтә турыдан-туры эфирда акча купюраларында Казан шәһәре сурәтләрен төшерү өчен тавыш бирү булачак. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Җәмәгатьчелек белән бергә тавыш бирергә теләгән сарманлылар өчен шушы ук вакытта "Сарман" кинотеатрында чара үткәреләчәк. Яшьләр өчен дискотека да оештырылачак. Рәхим итегез!
-
Җиңүче исеменә “Яшь җәяүлеләр” командасы лаек булды
Бүген, 7 октябрь көнне, район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасында үзәктә эшләп килүче дүрт - "Ләйсән", "Кояшкай", "Лилия" һәм "Сандугач" балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалардан торган яшь юл хәрәкәте инспекторлары командаларының "Хәвефсез хәрәкәт" дигән бәйгесе үткәрелде. Яшь инспекторлар күп төрле бәйгеләрдә белемнәрен сынадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен һәм башкаларны ничек белүләрен...
-
Сарман мәчетләрендә укулар башлана
Сарман мәчетләре каршында дүшәмбедән, ягъни 10 октябрьдән 2016-2017 елга дини дәресләр башлана. Быелдан укый башларга теләк белдерүчеләр өчен дәрес көннәре түбәндәгечә була. "Тәүфыйк" мәчетендә: - хатын-кызлар төркеме, сишәмбе/ пәнҗешәмбе, 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә. "Җәмигъ" мәчетендә: - хатын-кызлар төркеме, сишәмбе/җомга, 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә. - ир-атлар төркеме, сишәмбе/җомга, 18.00 - 20.00...
-
Әлмәт мәктәбе укучылары укытучыларын котладылар
Әлмәт мәктәбе укытучылары һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар алдылар. Укучылар аларга матур чыгышларын бүләк иттеләр.
-
Район башлыгы терлекчелек алдынгыларын бүләкләде
Терлекчелектә сентябрь ае һәм өченче квартал нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр. Акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, нәсел эше хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова тапшырдылар. Бу турыда тулы язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
Район мәдәният йортында гала-концерт узды
5 октябрь көнне район мәдәният йортында районкүләм "Гаиләм - җырлы бишегем, гаиләм - җырлы оям" фестиваленең гала-концерты булып узды. Анда катнашкан гаиләләрнең чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Соңыннан катнашучы гаиләләрне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина котлады. Катнашучыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.