7 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманнан сәләтле балалар слетта катнашачак
9 октябрьдә Җәлил бистәсендә "Сәләтле балалар" хәйрия фонды призерларының IX слеты узачак. Слетта, Сарманнан кала, Азнакайдан, Әлмәттән, Баулыдан, Бөгелмәдән, Зәйдән, Лениногорсктан, Түбән Камадан, Норлаттан әйтелгән фондның призерлары катнашыр дип көтелә.
-
Сарманда хикмәтле ташкабакларга хәтта шигырьләр багышлыйлар
Күренмәс башлык диепме, Башына кигән ташкабак! Безнең үткен күзләрдән син Кача алмассың никак! Ләйсән Садыкова, Сарман урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы.
-
Сарманда "Языл һәм бушлай белдерү бир!" акциясе дәвам итә
Әлеге акция кысаларында "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылучы өлкәннәр бер мәртәбә бушлай белдерү бирә алачаклар. Редакциягә килгәндә, язылганлык турында квитанцияне яки күчермәсен алып килү сорала. Ашыгыгыз, 10 октябрьдә акциянең соңгы көне!
-
Сарманлылар табигатьне саклауда актив катнашалар
5 октябрьдә Татарстанда "Урман утырту көне" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе узды. Сарманлылар бу чарада актив катнаштылар. Акция кысаларында район буенча 1850 төп агач утыртылды. Алып кайтуда һәм утыртуда 500дән артык кеше катнашты.