7 июль 2014 яңалыклары
-
Район унберенче сыйныф укучылары өчен "икенче дулкын" бердәм дәүләт имтиханнары башланды
Бүген төрле сәбәпләр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын вакытында тапшыра алмаган унберенче сыйныф укучылары өчен "икенче дулкын" башланды. Ул 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген укучылар рус теле, химия, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.
-
Сарманда яңгыр ял көннәрендә генә ява
Сарманда соңгы арада шундый үзенчәлек күзәтеп була - яңгыр ял көннәрендә күбрәк ява. Бу юлы да ул әлеге традициядән кире кайтмаячак - эш көннәрендә яңгыр бөтенләй юк диярлек, ә менә шимбә, якшәмбе озаклап явачак. Бу хакта G!Smeteo.ru сайты хәбәр итә.
-
Иске Кәшер авылының Ябалак тавы – сокланып туймаслык
Ябалак тавы Иске Кәшер авылының көнбатыш ягында урнашкан. Анда ташлар арасында бик күп ябалаклар яшәгән, шуңа күрә аны Ябалак тавы дип атаганнар. Ул Иске Кәшер халкының горурлыгы булып тора. Җәйге матур көннәрдә авыл халкы, тауга менеп, фотоларга төшә, үзләренең исемнәрен язап калдыра. Ә кышларын Ябалак тавы яуган карлардан тагында куәтләнә,...
-
Иске Имәндә Марсель Гарипов белән очрашу үтте
Узган атнада Иске Имән авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле язучы, публицист Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) белән очрашу үтте. Ул авыл тарихы белән кызыксынды, үзенең иҗади эшчәнлеге һәм китаплары белән таныштырды, китапханәгә китап бүләк итте, авылның иң өлкән кешесе - Мәйсәрә Шакирова белән очрашты.
-
Фотожурналист Элисон Шуман Ләкедә кунакта булды
4 июльдә Ләкедә Нью-Йорк шәһәренннән фотожурналист-этнограф Элисон Шуман кунакта булып китте. Ул авылның тарихы, йолалары белән танышты. "Иганә" керәшен халык фольклор ансамбле аңа үзенең "Питрау" күренешен күрсәтте. Үзләренең репертуарындады җырларын җырлап, биеп, чишмә буенда күңел ачтылар. Ләке авылы мәдәният йорты директоры Юрий Антонов.