7 июнь 2019 яңалыклары
-
Сарманлылар Пушкинны искә алдылар
Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә.
-
Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
-
Малышева тапшыруына барган Гөлназ: "Бушлай дәвалыйбыз дип алдадылар"
Стәрлетамакта яшәүче Гөлназ Зәйнуллина аякларының лимфатик шешенүеннән җәфалана. Аңа Елена Малышева белән “Здорово жить” программасы эфирында бушлай дәвалану вәгъдә ителә. Тик, социаль челтәрдә ханым хәбәр иткәнчә, программаны төшерелгәннән соң, акча таләп иткәннәр.
-
Сарман табиблары Сабантуй мәйданында дежурлык итәчәкләр
Иртәгә, 8 июньдә район үзәге – Сарман Сабан туе гөрләячәк. Бәйрәм көн булганлыктан, бу көнне район үзәк хастаханәсе поликлиникасы табиблары кабул итүләр үткәрмәячәкләр.
-
Сарман мәктәпләрендә “урак өсте” ахырына якынлаша
Билгеле булганча, район мәктәпләрендә имтиханнар бара.
-
Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы районнар исемлеге билгеле
Татарстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары социаль-икътисади үсешенең айлык рейтингында Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары алдынгы булды.