7 июнь 2017 яңалыклары
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Бүген алдынгы терлекчеләрне бүләкләүнең чираттагысы узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, ферма-комплексларда булып, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Терлекчелек комплексларында "Иң яхшы сыер...
-
"Сарман" кинотеатры җәйге лагерьларда ял итүче балаларга кинофильмнар күрсәтә
«Сарман» кинотеатры коллективы мәктәп яны җәйге лагерьларда ял итүче балаларга кинофильмнар күрсәтә башлады. Бүген Ләке һәм Петровка Завод мәктәпләре каршында оештырылган «Бәхетле балачак» һәм «Дуслык» лагерьларында ял итүче балалар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында видеоролик һәм «Хитрюга Джек» исемле кызыклы мультфильм карадылар.
-
Сарманда умартачылар семинары үтәчәк
10 июньдә «Сарман» кинотеатрында умартачылар семинары була. Башлана 13.00 сәгатьтә.
-
Сарман урта мәктәбендә җәйге лагерь эшли
Район мәктәпләрендә җәйге лагерьлар эшләрен дәвам итә. Сарман урта мәктәбендә ул "Салават күпере" исемен йөртә. Сәламәтләндерү лагереннан тыш, анда хезмәт лагере да бар. Аларда балаларның җәйге ялы яхшы оештырылган. Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йомырка рулеты
Сезгә йомырка рулеты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - майонез - 100 грамм; - он - 2 чәй калагы; - куркума - 1 чәй калагы; - каты яки йомшак сыр - 100 грамм. Йомыркаларны майонез, куркума һәм он белән болгатабыз. Табада коймак формасында (нечкә кирәк)...
-
Район халкы мәгариф министрына сорауларын бирә ала
8 июньдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Д.А.Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан, К.Маркс ур., 31/7) Татарстан Республикасында гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган кабул итү узачак. Халыкны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры...
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чираттагы сынау үтәләр
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары физика һәм әдәбият фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. 5 июньдә алар җәмгыять белеме фәне буенча бердәм дәүләт имтиханы бирделәр.
-
Хәйрия акциясенә тагын бер игелекле райондашыбыз кушылды
"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Аңа тагын бер игелекле райондашыбыз - Сарманнан Гөлзада Минһаҗетдинова да кушылды. Ул мәктәптә эшләгән вакытында бәйләү түгәрәкләре алып барса, хәзер район ветераннар советы каршында оешкан бәйләү түгәрәгенә үзе бик теләп йөри. Шулай ук укыгыз: Колмәттән Рузилә Шәйгалләмова
-
Сарман балалары мәгариф һәм фән министрыннан үрнәк алалар – Энгель Фәттахов "Мокамай"ны яттан сөйләде
1 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерына төрле төбәкләрдән 100 бала җыелды. Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар бар. Шулай ук халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган балалаларга да бирегә килү бәхете елмайган. 4 июнь көнне лагерьнең беренче сменасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы...
-
Сарманда "Мәңге яшә, Россия!" дигән концерт күрсәтеләчәк
12 июньдә Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында Россия көненә багышланган «Мәңге яшә, Россия!» дип исемләнгән зур концерт үтәчәк. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Рәхим итегез!