7 март 2018 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, дуслар!
Төшләрегез тәмле, төннәрегез тыныч, якыннарыгыз яныгызда булсын, дуслар. фото https://vk.com/id453974841 алынды
-
Азалак балалар бакчасы нәниләре әниләрен зурлап тәбрикләделәр
Азалак авылы балалар бакчасында "Әнием - алтыным" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Балалар әниләрне, әбиләрне дәртле биюләр, матур җырлар, шигырьләр белән шатландырды. Бәйрәмдә әниләр дә көч сынашты: биюдә, җырда, кул эшләре өлкәсендә осталыкларын күрсәттеләр.Әниләр дә, балалар да сынатмады.Әфәрин!!!
-
Дуслар, "утренниклар" Сарманда гына түгел, артисларның да күңелле үтә икән( ФОТО,ВИДЕО)
Тиздән язның беренче бәйрәме - 8 март. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә гүзәл затларга, әниләргә, әби-апаларга багышлап «утренник»лар ясыйлар. Җырчы Ландышны улы Гомәр әнә ничек җитди итеп котлаган. Егет кеше егет кеше шул ул, сирәк елмая. Ә бу Гөлназ Сәфәрова һәм аның улы Айдан. «Балалар бакчасында 8 март бәйрәме белән...
-
Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбендә әниләрне хөрмәтләгәннәр
6 март көнне МБГБУ "Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе"ндә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием - кояшым" дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә әниләр һәм әбиләр тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынашты.
-
"Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә чыгыш ясадылар.Тулырак
Сарман №1"Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Харисов Ильдан һәм Шакурова Рания Зәй шәһәрендә үткәрелгән XVIII "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең зона этабында "Конферанс" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Петровка завод балалар бакчасында 8 март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Мисс - әни" бәйгесе узды
6 март көнне Петровка завод балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә 8 март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Мисс - әни" бәйгесе узды. Әниләр бәйгедә үзләренең җыр-биюдә, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Әниләребезгә иң изге теләкләр яңгырады, шигырьләр сөйләнеп, җыр-биюләр багышланды.
-
Юлтимер балалар бакчасы нәниләре әниләренә бүләк эзерләгәннәр
Матур чәчәкләр ясадык Әниләргә бүләккә. Күңел җылысын салып, Төреп якты теләккә!
-
Яңа Әхмәт авылы балалар бакчасында 8 март бәйрәм иртәсе үтте
Яна Әхмәт авылы балалар бакчасында 8март халыкара - хатын кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булды."Әбием, әбекәем " дип исемләнгән бу бәйрәмгә ерак араларны якын итеп үз оныкларын күрергэ әбиләребез килде.Үзләренең җыр- биюләрен башкардылар,үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.
-
Хәерле иртә, кадерле сарманлыларым!
Сәламәт,бәхетле булыгыз! Исән имин йөрегез. Матур көннәр,уңышлы эшләр! фото:https://pixabay.com/ru/photos/