7 март 2014 яңалыклары
-
Март аенда Сарманда берничә концерт программасы планлаштырыла
12 мартта - Нияз Җәләлов, 20 мартта - Фирдүс Тямаев үз концертларына көтәләр. 25 мартта "Кредит-юмор" төркеме тамаша күрсәтәчәк. 28 мартта - Зифа Нагаева концерты. Район мәдәният йортына рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 2-50-07.
-
Мортамак егетләре уңышлы көрәштеләр
Узган атнада Сарман мәдәният йортында Муса Җәлил призына үткәрелгән милли көрәш ярышларна Мортамак мәктәбе укучылары призлы урыннар белән кайтты. Үз авырлыгында икенче сыйныф укучысы Илнур Галиев өченче урын (фотода сулдан икенче), дүртенче сыйныф укучысы Самат Бакиров (фотода уңнан икенче) икенче урын, алтынчы сыйныф укучысы Фәрит Вәлиуллин (фотода уңнан беренче) икенче...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Тугры юлдаш" дигән бәйге игълан итә
Ярышып яшәү күңелле, җәмәгать. Хыялыңны бөтен көченә эшкә җигә, күңелеңә килгән матур уйларыңны тормышка ашырырга мөмкинлек чыга. Ихтыярсыздан эзләнә башлыйсың, иҗат ялкыны кабына. 19 май - Матбугат көне уңаеннан без sarman-rt.ru сайтында тагын бер конкурс игълан итәргә булдык. Ул - "Сарман" газетасы белән бәйле оригиналь фотосурәтләргә "Тугры юлдаш" дип аталучы...