7 февраль 2018 яңалыклары
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Салават һәм Даймә Кәлимуллиннар
1980 елның14 нче июнендә өйләнештек,өч кызыбыз,биш оныгыбыз бар. Сарманда яшибез, Аллага шөкер без бик бәхетле бүгенге көндә - дип язып җибәрделәр безгә үзләре турында Салават һәм Даймә Кәлимуллиннар.
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Илира һәм Рафис Миннебаевлар
Мортыштамак авылыннан Илира һәм Рафис Миннебаевлар
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Ясирә һәм Рәис Ибраһимовлар
Сарман авылыннан Ясирә һәм Рәис Ибраһимовлар
-
Кинотеатрга культпоход оештырырга сәбәп бар
Район кинотеатрларына яңа кинофильм кайтуы турында ишеттек, кадерле дуслар. Шуны сезгә дә хәбәр итәргә ашыгабыз. Элекке елларда укучылар арасында популярлашкан "Тимур и его команда" дигән әсәр, аның буенча куелган кинофильмны киң экраннардан яратып карадылар. Бүгенге көндә шуңа аваздаш яңа фильм төшергәннәр. Ул "Тимур и команда" дип атала. Бик ошады, яхшы...
-
Районда "Егет солтаны" бәйгесе үтә
Районкүләм бәйгенең зона этаплары авылларда башланды инде. 5 февральдә ул - Шәрләрәмәдә,6сы Куҗакта узды. Бүген, ягъни 7 февральдә, Яңа Әхмәт мәдәният йортында үткәреләчәк. 8 февральдә, кадерле дуслар, район мәдәният йортына рәхим итегез. Йомгаклау этабы район үзәгендә 22 февральдә бәйрәм алдыннан оештырылачак.
-
Игәнәбаш егете Вашингтонда яши
Тумышы белән Игәнәбаш авылыннан булган якташыбыз Әнвәр Габдрахмановның хезмәте белән бәйле гомере туган җиреннән читтә үткән. Нефтьче булып эшләгән райондашыбыз бүгенге көндә лаеклы ялда. Язмыш кушуы буенча аңа АКШта да торырга туры килә. Кышларын хәзер дә Вашингтонда үткәрә ул. Казанга еш кайта. Туган якларын сагынуын ул шигъри юлларга салган һәм...
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан фотобәйге игълан итүебез хакында язган идек инде. Сезне активрак булырга чакырабыз,дуслар!
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан без "Солдатта булган, диләр" дигән конкурс игълан итәбез. Фотоларны һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны (кем, кайдан, кайда һәм кайсы елларны, нинди гаскәрләрдә хезмәт иттегез, фотода нәрсә сурәтләнгән) шәхси биткә - https://vk.com/sarmanda яки sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Без барлык фотоларны да (һәрбер...
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Камалия һәм Данияр Мөхәммәдиевлар
Сарман районыннан Камалия һәм Данияр "Бергә бәхетле" фотоконкурсында катнашырга теләк белдереп, безгә үзләренең бергә төшкән фотоларын җибәрделәр.
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Алсу һәм Игорь Бормотиннар
Сарманнан бәхетле парлар үзләренең фотоларын җибәрделәр.
-
Районда сөтне былтыргыдан күбрәк савалар
Район хуҗалыкларында бүген һәркөнне 64,2 тонна сөт савыла. Узган елның шул чорына караганда, ул 117 процент тәшкил итә, ягъни 9,2 тоннага артыграк.
-
Район хастаханәләре урын-җир белән яңача тәэмин ителәләр
Район, Җәлил район, Саклаубаш участок хастаханәләре һәм Александровка табиблык амбулаториясе урын-җир кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча республика карамагына күчерелде. - Бу хакта күптән хыяллана идек. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илдус Мөдәррисович моның буенча ике ел элек үк эш алып бара башлаган иде. Безне текстиль эшләнмәләр эшкәртү компаниясе үз карамагына...
-
Хәерле иртә, дуслар!
Көнебез кайгы-хәсрәтсез, шатлыкларга мул булып узсын. Һәр мизгелнең кадерен белеп, тормыш матурлыгын аңлап-бәяләп, балаларга, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтеп яшик.