7 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, райондашлар.
Яллар да бетеп килә инде, йокыларыгызны туйдырып калыгыз,дуслар! Фото:https://vk.com/atannary
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Данис
Данис Шаймарданов
-
Райондашлар,белеп торыгыз:эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкин
Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш баш калкытуына китерергә мөмкин. Глазго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә РИА «Новости». Алар тикшеренүләр үткәреп, көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш баш калкыту куркынычын арттыруын ачыклаган. Биредә сүз атнасына өч телем колбаса яки ике сосиска ашау хакында бара....
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Раушан
Раушан Нуриев, Куҗак авылыннан.
-
Чурашта дуслык җиңде
Чураш авылы клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен "Иң җитез" дип исемләнгән спорт бәйгесе үткәрде. Балалар төрле номинацияләрдә көч сынашты. Җиңелүчеләр булмады - дуслык җиңде. Әлбәттә инде, берәү дә призсыз калмады, һәркемгә истәлек бүләге тапшырылды. Бәйрәм тәм-том тулы чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Колмәттә матур җырлар җырлыйлар
Колмәт мәдәният йортында"Сандугачны уздырып" дип исемләнгән чара үтте. Анда катнашучылар караоккега үзләренең яраткан җырларын башкардылар.
-
Кәүҗияк авыл мәдәният йорты, библиотека белән берлектә “Әниләр һәм бәбиләр” дип исемләнгән чара оештырды
Кышкы каникул- балалар һәм әти-әниләренә бергә вакыт үткәрергә күп шарт тудыра.Шуның өчен 6 январь көнне Кәүҗияк авыл мәдәният йорты, библиотека белән берлектә "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән чара оештырды. Әниләр балалары белән чана ярышында катнаштылар.Төрле уеннарда актив булдылар.
-
Ләкедә Раштуаны бәйрәм иттеләр
Бүген Ләке авыл җирлегендә Раштуаны бәйрәм иттеләр. Православие дине вәкилләре уразадан соң авыз ачтылар, кайнар коймак белән сыйландылар. Аннан бәйрәмдә катнашучылар күңелле уеннар, җыр-бию белән рәхәтләнеп ял итте.
-
РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗГА МӨҺИМ ЯҢАЛЫК: Ана капиталы программасы озайтылды
Ана капиталы программасы 2021 ел ахырына кадәр озайтылды Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Әлеге канун нигезендә, гаиләләр Ана капиталы акчаларын бала мәктәпкә кергәнче үк белем бирү хезмәтләренә түләргә тота алачак. Элеккеге мөмкинлекләр дә (әни...
-
Иске Имән авылы клубында балалар белән “Туган як табигате” дигән темага “Могҗизалар кыры” уены үтте
6 гыйнвар көнне Иске Имән авылы клубында балалар белән "Туган як табигате" дигән темага "Могҗизалар кыры" уены үтте. Уенда катнашучыларга туган ягыбызда үсә торган дару үләннәре,кошлар китергән файда турында сораулар тәкъдим ителде. Балалар табигать белән кызыксынуларын, аны яратуларын күрсәттеләр.
-
Ләке мәдәният йортында "Ел хуҗасы" дигән рәсем конкурсы булды
01 январь көнне Ләке мәдәният йортында "Ел хуҗасы"дигән рәсем конкурсы булды.Балаларга кечкенә,ләкин истәлекле бүләкләр таратылды.
-
Барлык райондашларыбызны бәйрәмгә чакырабыз!
Фото:https://vk.com/dk_sarman
-
Ләке мәдәният йортында "Мин ул бүген җиңүче" дигән шашка-шахмат ярышы узды
Кичә ,ягъни 06 январь көнне Ләке мәдәният йортында "Мин ул бүген җиңүче"-дигән исем астында шашка-шахмат ярышы узды.Катнашучы балаларга Кыш бабай бүләкләре таратылды.
-
Камил белән Айзат кечкенәдән иң якын дуслар