7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сарманлыларны шугалакка чакыралар
Районыбыз шугалакларында тормыш кайный. Сез дә читтә калмагыз, кичләрегезне сәламәтлегегезгә файдалы итеп үткәрегез, хөрмәтле райондашлар.
-
Төркемдәшләргә "Сарман: иң яңа хәбәрләр!"дән бүләк
Раштуа бәйрәме уңаеннан Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән берлектә "Сарман: иң яңа хәбәрләре" төркеме "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына билет бүләк итә. Моның очен нибары төркемебездә әлеге язма астына телефон номерын язу җитә. Ашыгыгыз!
-
Сарманлыларга үзебездә ял итү отышлырак булачак
Ростуризм агентлыгы русиялеләрне акча белән кызыксындырып, Россия туризмын күтәрмәкче. Тиздән Россия курортларына ял итәргә барган русиялеләр ялга киткән акчаларының бер өлешен, ягъни юллама һәм юлга киткән чыгымнарның 13 %ын кире кайтара алачаклар.
-
Сарманда ялларга җылы булачак
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, ялларда көннәрнең җылынуы көтелә, шуңа күрә көнегезне сәламәт ял итүгә багышлагыз. Тимераякта, чаңгыда шуыгыз. Иртәгә- 8 нче гыйнвар көнне исә Сарманыбызда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан секундына 3-4 метр тизлектә җил. Иртәнге сәгатьләрдә 20 градус, көндез һәм...
-
Сарманлылар өчен яңа законнар керәчәк
Яңа ел башында, гадәттә, яңа кануннар гамәлгә керә. Кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез: - 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. - 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә...
-
Раштау бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар
Бүген татарның төп йолаларын, телен, гореф-гадәтләрен гасырлар буе саклап килгән көләч йөзле, тәмле телле керәшен татарлары авылларында зур бәйрәм - православ динен тотучылар Раштуаны бәйрәм итә. Раштуа бәйрәме - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Раштуа көнне һәр православ христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу...