6 декабрь 2013 яңалыклары
-
Район педагог хезмәткәрләре аттестация үтәләр
4 декабрьдә Җәлил гимназиясендә Сарман муниципаль районы буенча Мәгариф һәм фән министерствосына караган эксперт-аттестацион комиссиясенең йомгак утырышы узды. Анда әлеге комиссиянең вәкиле Гөлүсә Мәликова катнашты. 2013-2014 уку елында районда 138 педагог хезмәткәре аттестация үтә. Хәзерге вакытта Сарман районында 780 педагог хезмәткәре исәпләнә, шуларның 194 - әлегә категориясез.
-
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена Казаннан кунаклар килде
Анда Казан шәһәренең "Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, редактор Рәмзия Мөхәммәдова, рәссам, Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, язучы Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина, Рәсәй Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы, В.И.Суриков исемендәге институтның өлкән укытучысы...
-
Сарманда сугыш геройларын искә алдылар
Район мәдәният йортында барлык сугышларның геройларын искә алып уздылар. Очрашуга Сарман аграр көллияте студентлары килгән иде. Чарада республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов һәм район ветераннар советы рәисе Лифкат Фазуллин чыгыш ясадылар. Геройларны искә алу бер минут тынлыктан башланды. Дашгын Гасанов җыелган халыкка Сарман...
-
Яхшыбай авылыннан "Тылсымлы ашъяулык"ка рецепт
Яхшыбай авылында яшәүче Әлфия Сираевадан рецепт: Безнеңчә бишбармак Иң беренче итеп, сөяксезрәк иттән шулпа саласың. Ит пешеп чыкканчы, кишерне саламлап, суганны ярымбоҗралап турап, майда кызарганчы кыздырасың. Бәрәңгене әрчеп, урталай бүлеп, шулпасында пешереп аласың. Токмач камыры кебек камыр җәясең, аны олырак ромбиклар итеп кисәсең. Пешкәч, итне шулпадан аласың, әзрәк суынгач, телемләп...