6 октябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманлылар иртәгә акчаларда Казан сурәтләре өчен тавыш бирүдә катнаша алалар
Иртәгә, 7 октябрь көнне, "Россия-1" каналыннан 18.00-19.00 сәгатьләрдә турыдан-туры эфирда акча купюраларында Казан шәһәре сурәтләрен төшерү өчен тавыш бирү булачак. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Җәмәгатьчелек белән бергә тавыш бирергә теләгән сарманлылар өчен шушы көнне шушы ук вакытта "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында чаралар үткәреләчәк. Яшьләр өчен дискотека да оештырылачак....
-
Җәлилдә узган җомгада 600 төп агач утыртылды
Быел Татарстанда агач утырту акциясе кысаларында 3 миллион үсенте утыртылыр дип көтелә. Шуларның 600 гә якыны узган җомгада Җәлил бистәсендә утыртылды. Җәлилнең барлык оешмалары да бу саваплы гамәлгә үз өлешләрен керттеләр.
-
Миңнуллиннар район бәйгесендә II урын алдылар
5 октябрь көнне Сарман мәдәният йортында "Гаилә - җылы бишегем, гаилә - җылы оям" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Өчөйле Саклау авылыннан Миңнуллиннар гаиләсе II урын алып, II дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә ветеран укытучыларны котладылар
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан "Үзебез сайлаган язмыш" дигән кичә узды. Аңа озак еллар шушы мәктәптә тырыш хезмәт куйган өлкән укытучылар килде. Алар үзләре турында сөйләделәр, мәктәптә булган кызыклы очракларны искә төшерделәр. Укучылар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Соңыннан сүз озак еллар буе мәктәп директоры булып эшләгән ветеран...
-
“Ләйсән” балалар бакчасы коллективы Юл хәрәкәте иминлеге атналыгында катнашты
Район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы да Юл хәрәкәте иминлеге атналыгыннан читтә калмады. Атналык кысаларында биредә күп чаралар уздырылды. Балалар белән әңгәмәләр, шул темаларга багышланган шөгыльләр, бәйрәм иртәләре, эвакуация күнегүләре үткәрелде. Балалар шулай ук светофорлы юл чатында булдылар, светофорның эшләү тәртибе, юл билгеләре белән таныштылар. ЮХИДИнең Сарман бүлекчәсе начальнигы Дамир...
-
Әлмәт мәктәбе укучылары өлкәннәрне котладылар
Әлмәт авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен бик матур бәйрәм оештырылды. Мәктәп укучылары үзләренең чыгышлары, концерт номерлары белән әби-бабайларны чын күңелдән тәбрик иттеләр.
-
Зур Нөркәй мәктәбенең башлангыч класс укучылары ветераннарны котладылар
Зур Нөркәй урта мәктәбенең 2 г һәм 3 г сыйныф укучылары Укытучылар көне уңаеннан Сөлек авылында яшәүче ветеран укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Алар хөрмәтле укытучыларга үз куллары белән ясалган котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
-
Гайнемовлар район бәйгесендә җиңү яуладылар
Районда узган "Гаиләм - җырлы бишегем, гаиләм - җылы оям" бәйгесендә катнашып, Иске Имән авылыннан Гайнемова Фатыйма апа гаиләсе "Көмеш телле гармун" номинациясендә җиңү яулады.
-
Сарайлы өлкәннәре – тормыш көзгесе
4 нче октябрь көнне Сарайлы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Өлкәннәребез - тормышыбыз көзгесе" дигән кичә узды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров анда катнашучыларны бәйрәм белән котлады, кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде, соңыннан бәйрәм мәктәп ашханәсендә мул табын артында дәвам итте.
-
Сарман мәчетләрендә укулар башлана
Мәчет каршында 2016-2017 елга дини дәресләр башлана. Быелдан укый башларга теләк белдерүчеләр өчен дәрес көннәре түбәндәгечә була. "Тәүфыйк" мәчетендә: - хатын кызлар төркеме, сишәмбе/ пәнҗешәмбе, 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә. "Җәмигъ" мәчетендә: - хатын-кызлар төркеме, сишәмбе/җомга, 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә. - ир-атлар төркеме, сишәмбе/җомга, 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә.
-
Район башлыгы агач утырту акциясенә кушылды
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин агач утырту акциясенә кушылды - Җәлил поселогы картлар һәм инвалидлар йорты ишегалдында агач утыртты. Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Иске Имәндәге очрашу истәлекле булды
4 октябрьдә Иске Имән авылында Өлкәннәр көне уңаеннан "Бер очрашу - бер гомер" дигән кичә үтте. Авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Укучы балалар кызыклы концерт номерлары күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Сарман урта мәктәбенең ветеран укытучылары – иң гүзәл кешеләр
Өлкәннәр көне уңаеннан Сарман урта мәктәбендө "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Ветеран укытучыларны бәйрәм белән мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова тәбрикләде. Лаеклы ялдагы укытучылар Марс Антипов, Мәхмүт Газдалов һәм башкалар үзләренең котлауларын, теләкләрен җиткерделәр. Котлаулардан соң өлкәннәр өчен матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Мул табын артында өлкәннәр...