6 июль 2017 яңалыклары
-
Иганәбашка кайтучы Илшат Раупов балык тотарга ярата
Иганәбаш авылына кайтучы Илшат Раупов балык тотарга бик ярата.
-
Сарманда ветераннар һәм инвалидлар өчен үтәчәк Сабантуй кичектерелде
Дуслар! Иртәгә, 7 июльдә, Даулы болында район ветераннары (пенсионерлары) һәм инвалидлары өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелергә тиеш иде. Хәзер аның датасы үзгәртелде. Сәбәбе - туктаусыз яңгырлар. Яңа дата әлегә билгеле түгел.
-
Иртәгә Сарманда ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй бәйрәме үткәреләчәк
Иртәгә, 7 июльдә, Даулы болында район ветераннары (пенсионерлары) һәм инвалидлары өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Программада: спорт уеннары, концерт номерлары. Башлана - 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез продуктларыннан пылау
Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 500 грамм; - диңгез продуктлары - 1 килограмм; - шампиньоннар - 8 данә; - кишер - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча; -...
-
Иске Имән Сабан туе күңелле булды
Сезгә Иске Имән авылында узган Сабан туеннан күңелле мизгелләр тәкъдим итәбез.
-
Сарманда "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дигән концерт үтәчәк
8 июльдә район үзәк ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты була. Башлана 19:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Зур Нөркәйдә "Сабит" чишмәсе турында кайгыртып торалар
Чишмәләрне карап, төзекләндереп тору, аларны саклау - һәркемнең изге бурычы. Зур Нөркәй авылының "Сабит" чишмәсе былтыр төзекләндерелде. Быел аның тирәсенә авыл халкы чәчәкләр, агачлар утыртты. Авыл җирлеге хезмәткәрләре чишмә янын чүп үләннәрдән арындырдылар.
-
Сарманда менә шундый балыклар да тоталар
Сарманда балык тотарга яраталар. Менә шундый зурлары да эләгә кайчак. Шулай ук укыгыз: Сарман балыкчылары кызыклы фотолар белән уртаклашалар
-
Район халкы үбешүне мәхәббәтнең төп билгесе дип саный
6 июльдә Бөтендөнья үбешүләр көне билгеләп үтелә. Әлеге көнне беренче тапкыр Бөек Британиядә билгеләп үтәргә уйлыйлар, чөнки үбешү мәхәббәтне белдертү билгеләренең берсе булып санала. Бу көнне күп кенә шәһәрләрдә үбешү белән бәйле булган чаралар, конкурслар һәм ярышлар үткәрелә, катнашучылар арасында призлар уйнатыла.