6 май 2013 яңалыклары
-
Алтын йөзек иясен көтә
Һәр ялтыраган алтын булмый, дигән әйтем бар халыкта. Ә менә кояшта ялтырап күренүенә туктагач, әлеге чуп-чар арасыннан, чыннан да алтын йөзек табылган. Эзләп ах иткән кешенең аны редакциядән килеп алуын сорыйбыз. Чүпле пакет Сарманнан Чаллыга чыгып китү юлында 4 майда пәйда булды, диләр.
-
Җиңү көннәре алдыннан
Илебезне фашист илбасарларыннан азат итүнең 68 еллыгына әзерлек алдан ук башланды: тагын бер кат ветераннар барланды, волонтерлар аларга котлау хатлары тапшырды, яуда башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр күздән кичерелде һәм башкалар. Ә бу рәсем Бөек Җиңү уңаеннан район үзәгендә булачак парадка әзерлек вакытында төшерелде.
-
Чистартмасаң штраф түлисең
Бүгенге көндә адмкомиссия барлыгы 21 протокол төзегән, алар буеча 24 мең штраф салынган. ТМШ аша Җәлил бистәсенең 4 мең кешесенә профилактик чара буларак, кисәтү хатлары җибәрелгән.
-
ЗАГС бүлегеннән
Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 51 пар язылышкан, 127 бала туган.
-
Пасха бәйрәме белән
Православие динен тотучы райондашлар төп бәйрәмнәренең берсе Пасханы билгеләп уттеләр. Чиркәүләрдә бу уңайдан Олы Көн келәү укылды. Бала-чагалар гына түгел олы абый-апалар да йомырка тәгәрәттеләр.