6 апрель 2017 яңалыклары
-
Җәлилнең "Кызыл калфак" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме үтте
Халкыбызның милли уеннары, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру балалар бакчасыннан башлана. Балаларны милли рухта тәрбияләү - тәрбиячеләрнең изге бурычы. Шушы нисбәттән, Җәлил бистәсенең 4 нче санлы «Кызыл калфак» балалар бакчасында әледән-әле күңелле мавыктыргыч бәйрәмнәр булып тора. Шушы көннәрдә бик күңелле итеп «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Айгөл...
-
Иске Минзәләбашта сарыклар урлаганнар – аларның ите кеше гомере өчен куркыныч!
Моннан берничә көн генә элек район ветеринария берләшмәсе табиблары Иске Минзәләбаш авылында шәхси хуҗалыклардагы сарыкларга себер түләмәсеннән привика ясаганнар иде. Шушы көннәрдә ул авылда сарыклар урланганлыгы турындагы хәбәр ишетелде. Себер түләмәсе вакцинасы тере микробтан ясала, шунлыктан прививкалы сарыкларның ите кеше гомере өчен бик куркыныч. Сарык ите сатып алганда бик сак...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә "Кошлар – безнең дусларыбыз" дигән кичә үтте
5 апрельдә Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән кичә узды. Аны биология һәм химия укытучысы Сөмбел Хаҗиева оештырды. Ул укучыларга кошлар турында кызыклы мәгълүмат җиткерде. 5нче һәм 6нчы сыйныф укучылары арасында КВН уены булды, укучылар төрле сорауларга җавап бирделәр. 6нчы сыйныф укучылары белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын курсәттеләр....
-
Александровка халык театры "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясен сәхнәләштерде
1 апрельдә Александровка авыл халык театры артистлары Фоат Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" дигән комедиясен сәхнәләштерделәр. Спектакльне карарга авыл мәдәният йортына тулы зал җыелды. Халык күренешне рәхәтләнеп көлә-көлә, чын күңеленнән яшьләрнең уенын яратып карады. Рольләрне Фәнил Әхмәдишин, Марат Хәлиуллин, Эльвира Хөсәенова, Фәйрүзә һәм Фәнүс Садретдиновлар, Гөлназ Бәдретдинова, Гөлүзә Әхәтова һәм Рәисә Камалиева...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – авылча хуш исле салат
Сезгә авылча хуш исле салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: бәрәңге - 3 данә; тозлы кыяр - 2 данә; башлы суган - 1 данә; маринадланган гөмбә - 100 грамм; яңа шампиньон - 100 грамм; яшеллек - 1 бәйләм; тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча; зәйтүн - 10 данә; әче...
-
Иске Кәшер халык театры авыл мәдәният йортында спектакль куйды
Беренче апрельдә Иске Кәшер халык театры авыл мәдәният йортында, көлке көненә туры китереп, Гөлшат Зәйнашева пьесасы буенча эшләнгән "Гайфи бабай, женись давай!" дип исемләнгән спектакль куйды. Театрны яратучылар күп җыелган иде. Үзешчәннәрнең сәхнәдә уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. Комедия, ике бүлектән торып, ике сәгатьтән артык дәвам итте. Тамашачыларга спектакль...
-
Сарман үзәк балалар китапханәсендә нәни китап сөючеләр курчак театры карадылар
4 апрельдә Сарман үзәк балалар китапханәсендә нәни китап сөючеләргә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" һәм Лев Толстойның "Өч аю" исемле әкиятләре буенча курчак театры күрсәтелде. Фоторепортаж
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарман шифаханәсенең хирургия бүлеге хезмәткәрләре
Сарман шифаханәсенең хирургия бүлеге хезмәткәрләре бергәләшеп гөлләр үстерәләр. Авыруларның матур гөлләргә карап, кәефләре күтәрелә, бөтен булган авырулары онытыла. Тәрәзә төбендәге гөлләр, көннән-көн язгы кояш нурларына төренеп, чәчәк ата. Шулай ук укыгыз: Саклаубаштан Кәүсәрия Имамова Сарманнан Әнисә Шакирова Иске Минзәләбаштан Әнисә Музалевская Күтәмәледән Саимә Ильясова Сарманнан Рәкыя Мәулина Әлмәт авылыннан Гөлнара...