6 апрель 2015 яңалыклары
-
Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә рәсем күргәзмәсе ачылды
Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә якташыбыз Иске Минзәләбаш кызы Алсу Тимергалина һәм Ринат Кәримовларның рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә төрле жанрда туган якка мәхәббәт темасы белән берләштерә. Күргәзмәгә кунакка авторлар белән бергә укытучылар, балалар hәмрайон Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә килгән иде. Сарман муниципаль районы порталы
-
Район үзәк балалар китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
2 апрельдә бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсен дөньяга килгән. Хәзер шул көн Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк балалар китапханәсе "Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемен бәйрәмгә чакырды. Бу көнне балаларны могҗиза көтте. Китапханәгә китап патшалыгыннан "патшабикә" килде. Ул балаларга китап кайда барлыкка килә,...
-
Азалакта экологик дәрес үткәрелде
Кошлар көне уңаеннан Азалак авыл китапханәсендә "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән экологик дәрес үтте. Китапханәче Раупова Ильмира кошларның төрләре белән таныштырды, юкка чыгып баручы кошлар турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда катнашты, кошлар турында булган мәкаль-әйтемнәр әйттеләр. Сарман муниципаль районы порталы
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелде
Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелде. Ул көнне мәктәптә кош оялары конкурсына йомгак ясалды, 1- 4 сыйныф укучылары өчен "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән темага дәрес-викторина үткәрелде.
-
Өчөйле Саклауда зур концерт үтте
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Яр Чаллыдан биюче, җырчы Чулпан Гыйматдинова ,яшь җырчы Илнар Нургали,яшь биюче Рашат Сәгыйть, мәзәкләр, юмор остасы Гөлзирә Маликова,үзенең үзәк өзгеч шигырьләре белән Венера Нургалиева катнашында зур концерт булды. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев килгән кунакларга рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде.
-
Сарманда өстәл теннисы буенча район чемпионаты үтәчәк
11 апрельдә Сарман гимназиясенең спорт залында өстәл теннисы буенча Сарман районы чемпионаты үтәчәк. Турнирда ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым чыгыш ясаячаклар, яшь буенча чикләнү юк. Чемпионатның Положениесе