6 март 2017 яңалыклары
-
Иске Кәшер авыл җирлегендә "Авылда хуҗалык үсешенең кече формалары" дигән семинар-киңәшмә үтте
Иске Кәшер авыл җирлегендә "Авылда хуҗалык үсешенең кече формалары" дип аталган семинар-киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. - Әлеге төр семинар уздыру матур традициягә кереп бара. Узган ел без аны Карашай Саклау җирлегендә үткәргән идек. Бергә җыелып, киңәшләшү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәркемгә файдага гына булыр,...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында бәйрәмгә Яз кызы килде
Минем әни иң назлысы, ягымлысы, Минем әни иң әйбәтне, иң матуры. Җырлар көйләп, эшләр эшләп көннәр буе Йөри өйдә, әйтерсең лә кояш нуры. Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында 8 Март бәйрәмнәре үтә. 1 нче кечкенәләр төркемендә дә Әниләр бәйрәме булды, кунак булып Яз кызы килде. Шигырьләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм тагын...
-
800 мең эшләмәүче пенсионерның пенсияләре 1 февральдән 5,4% ка артты
2016 елдагы куллану бәяләренең үсүен исәпкә алып 2017 елның 1 февраленнән 800 меңгә якын эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 5,4% ка артты. 1 февральдән пенсия коэффициенты (пенсия баллы) бәясе 78 сум 28 тиен тәшкил итә. Иминият пенсиясе белән бер үк вакытта аерым түләү дә 5,4% ка индексацияләнде һәм 4805,11 сумга җитте. Шулай...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында әниләр бәйрәмнәре уза
Бүген Сарманның "Сандугач" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме җир йөзендәге иң матур затларга, иң кадерле, иң газиз, иң якын кешеләргә - әниләргә багышланган 8 Март бәйрәм иртәсе уздырды. Уртанчылар төркемендә "Әнием - кадерлем" дигән балалар иртәсе куелды. Балалар әниләргә, әбиләргә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әниләр белән бергә уйнау балаларга аеруча...
-
Зәй-Сарман юлында исерек килеш машина йөртүченең пассажиры юл һәлакәтендә вафат булды
5 мартта 15.10 сәгатьтә Зәй-Сарман юлының 31 нче километрында юд фажигасе булды. Сарман ягыннан Зәйгә таба барганда Geely MK автомашинасы йөртүчесе, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү нәтиҗәсендә, алдан баручы КамАЗ машинасын узганда, каршы якның кюветына төшә. Автотранспорт салонында булган 1976 елгы пассажир алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында вафат...
-
Ләкенең "Иганә" ансамбле Сөлектә концерт куйды
Ләке авылының "Иганә" ансамбле Сөлек мәдәният йортында концерт күрсәтеп, халыкны рәхәтләндереп ял иттерде. Үзешчәннәрнең һәр чыгышы гаҗәеп матур, үзенчәлекле булды. Җырчылар Рафис Уразаев, Асия Мостафина, Валентин Кузьмин, Петр Петров, Зина Сорокина, Тамара Подзалова, Нина Малова, биючеләр Анна Гомәрова, Халидә Нәбиева, алып баручы Илгизә Сәлаховаларга сокланмаган кеше булды микән? Ачык йөзле,...
-
Колмәттә Мансур Хисамов истәлегенә өстәл теннисы ярышы узды
Колмәт авылы мәдәният йортында авылдаш Мансур Хисамов истәлегенә өстәл теннисы ярышы узды. Авыл ир-егетләре көч сынаштылар. 14 кеше арасында Сафуан Газизов җиңде. Икенче урынны - Нияз Низамов, өченче урынны Фәнир Хисамов яуладылар. Ярышның хөкемдары Мортыштамак авылыннан Илгиз Галимҗанов булды.
-
Илексазда "Сезнең бөек батырлыкны тарих саклый" дигән китап чыкты
Без бүген кулыбызга китап алдык! Зур сөенеч белән, горурланып, "АЛДЫК" диябез. Чөнки әлеге китапта авылдашларыбыз тормышының бер кечерәк өлеше тәкъдим ителә. Туган төбәгебез тормышының зур тарихы әнә шундый өзекләрдән, кисәкләрдән җыела да бит инде. Бу китап фронтовикларыбызга - икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышлана. Сугышның иң авыр еллары аларны үз башыннан...
-
Сарман матбугат үзәге игълан иткән "Мин әнигә булышам" конкурсында тавыш бирү башланды
Дуслар! Без "Мин әнигә булышам" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүне башлыйбыз. Фотоларны ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә "Мин әнигә булышам" дигән альбомга җыйдык. Аларга "лайк"лар куярга кирәк. Шуларның саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аның турында язма район газетасында чыгачак. Тавыш бирү бер тәүлек дәвам итәчәк. Барлык катнашучылар өчен "Сарман"...