6 март 2014 яңалыклары
-
Сарман кызы Алия Гыйматдинова "8 Мартка нинди бүләк алыр идең?" дигән конкурста җиңде
Узган атна башында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хатын-кызлар өчен "8 Мартка нинди бүләк алыр идең?" дигән конкурс игълан иткән иде. Әниләр, әбиләр, сеңелләр, апалар, кызлар конкурста актив катнаштылар. Ә җиңүчебез Сарманнан Алия Гыйматдинова булды. Ул тәкъдим иткән бүләк - 101 ак роза. Әлеге вариант 172 "лайк" ("Мне нравится") җыйды. Без Алияне...
-
Сарманда "Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт" дигән бәйге-тамаша үтәчәк
12 мартта "Сарман" кинотеатрында "Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт" дип исемләнгән бәйге-тамаша узачак. Башлану вакыты - 19:00 сәгать.
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына иске бәядән язылып кал
Барлык бәяләр арткан вакытта газетага да бәяләр артмыйча кала алмый - икенче яртыеллыкка язылу бәясе югарырак булачак. Без инде газета-журналларга, шул исәптән район газетасына, икенче яртыеллыкка вакытыннан алда язылу башланганлыгын хәбәр иткән идек. Күңелегезне төшермәгез, хәзергә икенче яртыееллык өчен дә иске бәядән язылырга була. Газетаның электрон вариантына язылу, редакциягә килеп...
-
Саклаубаш мәктәбе укучысы Алабугада инглиз теле универсиадасында уңышлы чыгыш ясады
1 мартта Казан федераль университетының Алабуга институтында инглиз теле буенча фәнни универсиада узды. Саклаубаш урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Алмаз Нуриев универсиадада катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Универсиада кысаларында укытучылар өчен дә кызыклы чаралар оештырылган иде. Алар институт музеенда булып, файдалы мәгълүматлар алдылар. Америкадан килгән яшь укытучы Хоуп Тон Сон белән...
-
Сарманлылар ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр
Беркемгә дә сер түгел, ришвәтчелек - хәзерге заман җәмгыятенең афәте. Аның белән көрәшү буенча комитетлар булса да, законнар катгыйланса да, ришвәтчелек очраклары булып тора. Өстәвенә, ул һәрбер өлкәдә булырга мөмкин: кайдадыр азрак, кайдадыр күбрәк. Ришвәтчелек кайсы өлкәдә "гөрләп ятканын" белер өчен без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәрәбез. Курыкмагыз,...
-
Татарстан халык артисты Рөстәм Вәлиев вафат булды
Татарстан халык артисты, Россиянең атказанган артисты, "Минута славы" программасының катнашучысы, виртуоз баянчы Рөстәм Вәлиев вафат булды. Аңа нибары 52 яшь иде. Артистны соңгы юлга озату 7 мартта 10:00 сәгатьтә Филармониядә үтәчәк. Без Рөстәм Вәлиевнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.