6 февраль 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә яшәүче матур пар интернет ярдәмендә туган
Җәлилдә яшәүче Игорь Бурмистров һәм Эльвира Әхмәтҗанова 2011 елның 1 февраленда "ВКонтакте" сайты аркылы танышканнар. 2014 елның 1 февраленда, танышуларына өч ел булу уңаеннан, алар никах укытканнар. Хәзерге вакытта Эльвира Казан федераль университетының Алабуга институтында психология һәм педагогика факультетын тәмамлый, Игорь НГДУ "Җәлилнефть" берләшмәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор...
-
Сарман районында халык җыеннары дәвам итә
6 февральдә Ләке авылында үткәрелгән халык җыены оешкан төстә узды. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Афанасьев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Хәлил Шәйхразыев агрофирма эшчәнлеген яктыртты. Полициянең участок уполномоченные үзенең чыгышын райондагы криминоген хәлне яктыртуга багышлады. Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары...
-
Сарман районында янгында үлүчеләр саны арткан
Татарстан Республикасы территориясендә түбән температура тору сәбәпле, янгыннар саны арткан. 2014 елның бер аенда 247 янгын очрагы теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган, 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Сарман районында начар тенденция күзәтелә: ул янгында үлүчеләр саны арткан 12 район арасына керә (Әгерҗе, Арча, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән,...
-
Сарман районында "Иң матур игезәкләр" конкурсы тәмамланып килә
Безнең 21 гыйнварда игълан ителгән "Иң матур игезәкләр" конкурсы тәмамланып килә. Бүген фотографияләрне һәм кыскача язмаларны кабул итүнең соңгы көне. Әле көн дәвамында сез аларны җибәрә аласыз. 7 февральда, ягъни иртәгә, тавыш бирү башланачак. Ул ике көн дәвамында - 8-9 февральда - дәвам итәчәк. 10 февральда аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр...
-
Сарманда куркыныч токымлы этләрне күршеләр рөхсәтеннән генә алып булачак
"Потенциаль куркыныч токымлы" этләр алыр өчен, ким дигәндә, подъездда яшәүчеләрнең яртысыннан рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт язма рәвештә булырга тиеш. Әлеге чикләмә йөртүче этләргә (собака-поводырь) кагылмый.
-
Сарманда яшәүче Айнур белән Айсылу дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәләр
Игезәкләр Айнур һәм Айсылу Нигъмәтҗановлар Сарман урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыйлар. Аларга 16 яшь. "Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү сәбәпле, яраткан шөгыльләргә дә вакыт калмый", диләр алар.