5 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда әйбәт эшләсәң, машина бирәләр
Республиканың Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан үткәрелүче смотр-конкурста җиңүчеләрне, гадәттәгечә, Республика көне алдыннан бүләкләделәр. Быел ул өченче мәртәбә узды. Бүләкләнүчеләр арасында Сарман районыннан Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов һәм Ләке авыл җирлеге башлыгы Валерий Афанасьев бар иде. Тулырак мәгълүмат - газетабызның киләсе санында. Бүләкләүдән фоторепортаж. Видеорепортаж.
-
Сарманда чәчәкле бакчалар күп
Сарман авылыннан Сәвия Хәкимуллина чәчәкләрен бакчасында гына түгел, капка төбендә дә үстерә. Аларны даими карап, тәрбияләп тора. Аныкы кебек капка төбе башка бер җирдә дә юк дисәң була.
-
Сарман районында "Иң зәвыклы бакча" конкурсы дәвам итә
Сарман авылыннан Филия Фарукшинаның бакчасы әллә кайдан көлеп, үзенә тартып тора.