5 июнь 2017 яңалыклары
-
Кичә Ләкедә 55 миллиметр яңгыр яуган
Бу яңгырлар кайчан туктар инде, дигән сүзләрне еш ишетәбез соңгы көннәрдә. Әле бит алар һаман ява! Ә менә авыл хуҗалыгы белгечләре аларны бер дә артык димиләр. Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, июнь аенда уртача 63 миллиметр явым-төшем булса, норма санала икән. Дөрес, июнь башыннан инде 73 миллиметр яуган авыллар бар. Якшәмбедә...
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән БДИ бирделәр
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәне буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. 2 июньдә алар математиканың профиль дәрәҗәсе буенча БДИ биргәннәр иде. 7 июньдә "унберләр" физика һәм әдәбият фәннәре буенча имтихан тапшырачаклар.
-
Иске Кәшердән Гөлшат Хәсәнова дусты белән пицца бүлешә алмыйча танышкан
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Иске Кәшер авылыннан Гөлшат Хәсәнова. - Ышанырсызмы,юкмы, дуслар, безнен дуслык калганнарныкы кебек башланмады. 972 көн элек без уку йортында пицца бүлешә алмыйча таныштык. Кеше ашаганда ашыйсы килә бит - бер сорыйсың, ике сорыйсың, өченчесен дә инде оялу башлана. Сина башка бирмиләр һәм...
-
Юлтимер кызы Айсылу Нигъмәтҗанова "Әти хакы" бәйгесендә җиңде
Халыкара балаларны яклау көнендә "Шәһри Казан" газетасының Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның "БлагоДарение" яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә үткәрелгән "Әти хакы" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр һәм аларның гаиләләре белән бергә түгәрәк өстәл артында Татарстанның Премьер-министры урынбасары, республиканың "Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе, бәйгенең...
-
"Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" акциясенә беренчеләрдән булып Колмәттән Рузилә Шәйгалләмова кушылды
Без «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» дип исемләнгән хәйрия акциясенә старт биргән идек. Анда беренче катнашучыбыз - Колмәт авылыннан Рузилә Шәйгалләмова. Ул кул эшләрен даими рәвештә мохтаҗларга, социаль оешмаларга тапшыра.
-
Кемнең балачакта уенчык үрдәкләр йөздергәне бар иде? Бүген – сезнең бәйрәм!
5 июнь - Ваннада резин үрдәкчекләр көне. Мондый көнне юынып чыгу кирәк. Суга резин үрдәкчекләрне җибәрү - мәҗбүри. Бу үрдәкләр - дөньяда иң батырлар һәм тырышлар. Алар суның кайнарлыгы, аның күләме, сөлгенең - йомшак, кәефнең - яхшы, кыфәтнең канәгатьле булуы өчен өчен җавап бирәләр. Википедиядән фото
-
Сарманда "Мәңге яшә, Россия!" дигән концерт үтәчәк
12 июньдә Сарманның «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында Россия көненә багышланган «Мәңге яшә, Россия!» дип исемләнгән зур концерт үтәчәк. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – чили борычы белән кайнар шоколад
Сезгә чили борычы белән кайнар шоколад рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 500 миллилитр; - какао-порошок - 3 аш калагы; - көрән шикәр - 3 аш калагы; - коры чили борычы - 3 данә. Какао белән шикәрне тирән табага салабыз һәм бутыйбыз. Бераз сөт салабыз, тагын бутыйбыз һәм...
-
Зур Нөркәйдә балаларга мультфильм күрсәттеләр
Балаларның ялын күңелле оештыру максатыннан Зур Нөркәй мәдәният йортында мәктәп янында оешкан лагерьга йөрүчеләр өчен мультфильм күрсәтелде.
-
Сарманлылар тирә-юньне саклыйлар
2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр еллары дип игълан ителде. Шуңа бүген билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр бик актуаль. 5 июньдә Бөтендөнья тирә-юнь көне яки Эколог көне һәм Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
-
Көчле җил Сарманда агачларны аудырган
Узган атнада табигать үзенең "хикмәтләрен күрсәтте". Ул безнең районны да читләтеп узмады. Көчле яңгырлардан тыш, шундый ук җилләр дә булды. Ул хәтта агачларны да аударган. Шулай ук укыгыз: Сарманны су баса язды Гали Шалканов фотолары
-
Сөлектә "Балачакта уйныйм әле!" дигән чара узды
Халыкара балаларны яклау көненә Сөлек мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балачакта уйныйм әле!" исемле чара оештырдылар. Ул күңелле вагон формасында узды, "юлда" балалар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, викторинада катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
"Дуслар белән – күңелле!" конкурсы. Сарманнан Риназ Мортазин
"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында беренче катнашучыбыз - Сарманнан Риназ Мортазин. - Сәлам, дуслар! Мин "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрим. Дусларым белән 1 нче районкүләм "Музыкаль калейдоскоп" бәйгесендә катнаштым. Безнең "Шәп егетләр" вокаль ансамбле лауреат булды. Сезгә шунда төшкән фотобызны җибәрәм (мин - сулдан өченче), - диде ул безгә.