5 июнь 2016 яңалыклары
-
Иске Кәшердә Сабантуй узды
Кичә Иске Кәшер авылында Сабантуй үтте. Халыкны үзләренең җырлары белән Зөлфәт Зиннуров, Айнур Каюмов, Диләрә Шәйхиева һәм Алия Исрафилова сөендерделәр. Dj Royal, матур көйләр куеп, дискотека оештырды. Кызыклы уеннар оештырылды, алдынгылар бүләкләнде.
-
Яхшыбайда Сабан туен бәйрәм иттеләр
3 июньдә Яхшыбай авылында Сабан туен бәйрәм иттеләр. Йөгерү, чүлмәк вату (чиләк өстенә шар куеп), көянтәгә сулы чиләк асып йөгерү кебек ярышлар оештырылды, капчык белән сугышу өчен махсус җайланма ясалды. Кул көрәштерү дә җиңүчегә эшмәкәр Фираз Ганиев сок чыгаргыч бүләк итте, үз категорияләрендә җиңүчеләргә медальләр тапшырды. Яңа төр ярышлар да...
-
Сарманлылар тирә-юньне саклыйлар
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары дип игълан ителде. Шуңа бүген билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр бик актуаль. 5 июньдә Бөтендөнья тирә-юнь көне яки Эколог көне һәм Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
-
Күтәмәле Сабан туенда Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов җырлаячаклар
Дуслар! Әгәр кайда барырга белмичә, өегездә утырсагыз, Күтәмәле авылына барыгыз! Анда күптән түгел Сабантуй башланды. Бәйрәмдә җырчылар Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов һәм аларның иҗатташ дуслары катнашачаклар. Волейбол ярышлары да оештырылачак.
-
Сарманга кичке Сабантуйга Фирдүс Тямаев килә!
Сарманга кичке Сабантуйга автор-башкаручы Фирдүс Тямаев килә. Кичке Сабантуй үзәк ял паркында 5 июньдә узачак. Ул 19.00 сәгатьтә башлана.