5 май 2017 яңалыклары
-
Районда терлекчелектә нәтиҗәле хезмәт куючыларны бүләкләделәр
Бүген терлекчелектә нәтиҗәле хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы үтте - апрель аена йомгак ясалды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда булып, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, фидакарь...
-
Шәрләрәмәдә универсаль спорт мәйданчыгы төзиләр
Шәрләрәмә халкы яңа спорт мәйданчыклы булачак. Авыл яшьләре кыш буе хоккей мәйданчыгында кәшәкә суксалар, хәзер язы, көзе, җәен дә сәламәт яшәү рәвеше алып барачаклар. Озакламый биредә волейбол, футбол уйнар өчен спорт кыры әзер булачак. Бүгенге көндә мәйданчык төзеләчәк урынга балчык, ком түшәлә, урыны тигезләнә.
-
Янурыс бозаулары яңа йортлы булдылар
Янурыс товарлыклы-сөтчелек фермасында яңа туган бозауларга 30 индивидуаль клеткалар кайткан. Каташ Каран өлешендә 28 бозау йортлы булган. Мондый "өй туйлары"н Кәүҗияк, Юлтимер, Шыгай комплексларында да үткәрделәр.
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында бәйрәм иртәсе үтте
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Ләйсән Миңнеголова җитәкчелегендә Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Һичкайчан онытмабыз!" дигән бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Бәйрәм флаглар белән ритмик күнегүләр астында башланып китте. Дәртле җырлар,матур биюләр,уеннар балалар күңелендә изге хисләр уятты. "Балалар тавышы" җырына күгәрченнәр очыртып,бәйрәм иртәсе тәмамланды.
-
Сарманда балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча театр күрсәтелде
Район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм «Юл иминлеге» дәүләт учреждениясе юл иминлеге темасына чираттагы чараны оештырды. Бүген район мәдәният йортында балалар өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» исеме астында театраль тамаша күрсәтелде. Аны балаларга Яр Чаллы шәһәреннән театр студиясе артистлары күрсәттеләр. Зал балалар белән тулы иде. Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныф...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында Җиңү бәйрәме булды
Бүген безнең Сарман "Ләйсән" балалар бакчасында Җиңү бәйрәме булды. Балалар бик күп шигырьләр, җырлар башкардылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Хан бабайның сугыш хәтирәләрен кызыксынып тыңладылар. Без - хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм булды һәм киләчәктә дә...
-
9 майда "Сарман" киноучреждениесе коллективы үзәк ял паркында кино күрсәтәчәк
2016 елда "Сарман" киноучреждениесе коллективы 250 мең сум күләмендә Дәүләт гранты отты. Шул суммага ачык һавада кино күрсәтү өчен җиһазлар алынды. 9 майда да киноучреждение коллективы Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм программалары кысаларында район үзәк ял паркында кино күрсәтәчәк.
-
Сарманнан автоколонна үтте
Сарманда Җиңү бәйрәменә генераль репетицияләр дәвам итә. Бүген ретро- һәм оешмалар бизәгән машиналардан торган автоколонна йөреп карады. Шулай ук укыгыз: Сарман аграр көллияте Җиңү бәйрәменә танк алган
-
Сарманда үтәчәк Җиңү бәйрәменең программасы
9 майда район үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узачак чаралар Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан котлаулар, чыгышлар - 9.10 Парад - 9.35 Ретро машиналар, автоколонна йөреше - 9.40 Оешмалар, учреждениеләр, мәктәпләр коллективлары колонналарының тантаналы йөреше - 9.50 Мәңгелек ут янында митинг - 10.00 Мемориалның пушка куелган өлешен ачу - 10.20...
-
Сарман аграр көллияте Җиңү бәйрәменә танк алган
Быел Җиңү парадында, ретро-машиналардан тыш, оешмаларның бизәлгән машиналары колоннасы да үтәчәк. Сарман аграр көллиятенең машинасы менә шунды булачак.
-
Сарманда Җиңү парадының генераль репетициясе үтә
Районда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек дәвам итә. Бүген Сарманда Җиңү парадының генераль репетициясе үтә.
-
Татар Карамалысы авылындагы иске зиратта чистарту өмәсе оештырыла
7 майда Татар Карамалысы авылындагы иске зиратта чистарту өмәсе оештырыла. Авылдашларын, читтә яшәүчеләрне эш кораллары белән 8.00 сәгатьтә көтәләр.
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгына" нәтиҗә ясалды
Татар теле һәм әдәбиятына, халкыбызның тарихына, сәнгатенә һәм мәдәниятына багышланган айлык тәмамланды. Айлыкның соңгы атнасын без бөек шагыйребез истәлегенә багышладык. Ул "Тукай атналыгы" исеме астында узды. Атналык Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесеннән башланып китте. Бәйге җиңүчеләре бистәнең традицион Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясау хокукын яуладылар. Шигырь бәйрәме 26 нчы апрель -...
-
"Минем бабай (әби) – җиңүче". Колмәттән Зилә Шәймөхәммәтова
"Минем бабай (әби) - җиңүче" акциясендә беренче катнашучыбыз - Колмәт авылыннан Зилә Шәймөхәммәтова.